Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чираттагы хөкем карары чыкты: райондаш 1,5 ел машина йөртә алмаячак

23 ноябрьдә Актаныш авылы гражданы Янгиров Алмаз Дилшат улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш район суды карары буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы карары белән гражданин А.Д. Янгиров административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елга һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Шулай ук 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штрафка тартылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев