ЧИРЕН ЯШЕРГӘН ҮЛГӘН: Эшне сүздә түгел, гамәлдә күрсәтергә вакыт
25 форма-киңәшмә кысаларында авыл җирлекләрендәге туу-үлем, тәртипсезлек кылган гаиләләр, ата-ана һәм балалар темасына сөйләшүне тагы да нәтиҗәлерәк итү максатыннан күчмә утырышлар уздырыла башлады. Мондый күчмә эшлекле сөйләшү ел башыннан өченче тапкыр үтте, соңгысы Иске Богады авыл җирлегендәге тәртип-әхлак мәсьәләләренә багышланды.
Алдагысы Пучы авылында ике мәктәп укучысының тәртибенә багышланды. Үсмерләр алкогольле эчемлекләр кулланып, таныклыклары булмаган көенә авыл урамында машина йөрткәннәр һәм хокук сакчылары тарафыннан тоткарланганнар. Татар Суыксуында җитәкчеләр эш яшендәге халыкның күпләп үлеме һәм асылынып гомерен чикләүчеләрнең артуын анализлады.
Иске Богадыга да район җитәкчеләрен, авыр гаиләләр белән эшләүче структура башлыкларын, полиция вәкилләрен күңелле күренеш турында гапьләшергә чакырылмады. Җирлек башлыгы Илсур Фәттаховны 25 форма-киңәшмә рейтингында Богады җирлегенең еллар буена иң ахыргы позицияләрне биләве нык борчый. Илсур Филис улы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, балигъ булмаган балалар комиссиясе рәисе Ләйсән Нурлыевага күчмә утырышны Богадыда үткәрүне сорап мөрәҗәгать итә. Җирлектә берничә авыр җинаять кылыну, өстәвенә уку елы башында ук мәктәп укучыларының бәлагә таруы, эчүчелекнең чәчәк атуы- әлбәттә, кичекмәстән, тәртип-тәрбия, әхлак юнәлешендә ныклап эшләүне сорый.
Бүген Богады җирлегендә 660 кеше гомер кичерә, шуның 431 е эш яшендә, татарлар гына яши торган авылда рус, молдаван һәм үзбәк милләте вәкилләре дә бар. Эчүчелекнең тамыр җибәрү сәбәбен Илсур Фәттахов 2012 еллар тирәсендә читтән килгән молдаван апасының комплекста авыл савымчыларын шешә белән күңел ачуларга тартуыннан күрә. Эш урынында оешкан дустанә компаниядә туган көннәр, башка мәҗлесләр коруга бик тиз ияләшеп китә нәфис затлар. Молдаван апасын җирлектән озатуга карамастан, бу чир, афәткә ияләшеп өлгергәннәр хәзер дә яшел елан сөременнән азат түгел. Бу гаиләләрдә дә балалар үсә... Ләйсән Нурлыева әлеге гаиләләрне бер минутка да күздән ычкындырмаска кушты: аларны мәдәни чараларга тару, мәчетләргә чакыру, бигрәк тә хәзерге ураза вакытында ифтар мәҗлесләренә китерүне тәэмин итәргә кушты. “Ялгыш юлга басканнар бу тормышта үзләре генә калмасын, алар тирә-юньдәге уңай мохит тәэсирендә үз-үзләрен уңай якка тәрбияләсен!” дигән максат куйды ул җирлек активы каршына.
Илсур Фәттахов мәктәп коллективын дәрестән тыш тәрбияви чараларга ныграк әһәмият бирергә чакырды. Мәктәптә балалар өчен бары “Көрәш” түгәрәге генә эшли икән. Авыл башлыгы Баллаар сәнгать мәктәбенең Богадыда филиалын ачарга тели. Яңа Әлем авылындагы кебек, укучылар мәктәптән соң туп-туры клубка йөгереп керсен, биергә, җырларга, гармунда уйнарга өйрәнсен, буш вакыты калмасын, дип тели җитәкче. Әлбәттә, бу мәсьәлә трибуна артына басып сөйләү белән генә чишелми. Ләйсән Фоат кызы мондый мөрәҗәгатьнең аңа кермәвен әйтте, максатка ирешү юлларын күрсәтте.
Киңәшмәдә, алда әйткәнчә, авыл активы-укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре, фельдшерлар, дин әһеле катнашты. Гомумгамәли табибә Ләйлә Фатыйхова авылның өлкәнәюен, әмма өлкәннәрнең үз сәламәтлекләренә бик игътибарлы булып табиб кушканча тормыш рәвеше алып баруларын әйтте.
Әмма Ләйлә Фоат кызы яшьләр, урта яшьтәгеләрнең диспансеризация узу, тикшерелү вакытында табиб таләпләрен үтәмәүләренә борчыла:
- Коронавирус белән авырганнарны да тикшереп торабыз. Чөнки бу авыру организмны бик каты сыный. Көтелмәгән авырулар калкып чыга, хроник чирләр катлаулана. Без кушканнарны “игнорировать» итмәсеннәр иде,- диде ул.
Ләйсән Нурлыева да табибәнең сүзен куәтләп районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховның әйткәннәрен искә төшерде: “Үз сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – мәгънәсез кеше ул", дип гел искәртеп тора Энгель Нәвап улы. Табиблар әйткәнне үтәп кенә сәламәтлекне ныгытып, гомерне озайтырга мөмкин. Коронавирус белән очрашмаган бер генә гаилә дә юктыр районда, күпме гомерләрне өзде ул. Терелгәннән соң өзлегүләр аркасында күпме кешене югалтабыз. Типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр үлеп китә. Программа буенча шундый ярдәмнән файдаланып калырга, вакытында диспансеризация узарга, сәламәтлектә тайпылышлар булганда барлык райондашларны дәваланырга чакырам”.
Тагын бер киңәшкә колак салу урынлы булыр. Район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлназ Хуҗахмәтова федераль программа буенча үзмәшгуль булып теркәлүчеләргә, яңа гына эшкә урнашучыларга дәүләт ярдәме күрсәтелүен, әмма Богады җирлегеннән 3 ел буена берәүнең дә бу программалардан файдаланмавын әйтте. Ә район үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча республикада беренче урында бара.
Җирлектә һәр социаль объект матур итеп, бердәм төстә үз эшчәнлеген алып бара. Хәзер инде үзара берләшергә, янәшәдәгеләрнең һәр гамәленә игътибарлы булып, системалы рәвештә эшчәнлекне алып барырга кирәк.
“Чирен яшергән үлгән!” дигән мәкаль бар халыкта. Илсур Фәттаховның җирлек проблемаларын уртага салып сөйләшергә ныклы адым ясавы үз үк җитешсезлекләрдән котылырга юл ачу. Инде хәзер халыкка якынаеп, эшне сүздә түгел, гамәлдә күрсәтергә бик вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев