Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чистайда яшәүче ханымны кыш көне кызын урамда калдырганы өчен хөкем иттеләр

Агымдагы елның 14 февралендә кичке унда Чистайда яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз хәмер эчкәннән соң 8 яшьлек кызын бияләй дә кигермичә ялгызын урамда калдырган. Хатын үзенең танышы белән таксига утырып китеп барган.

Кыз артык зыян күрми, чөнки аны узып баручылар вакытында күреп ала һәм  полиция бүлегенә китерәләр. "Тормыш өчен куркыныч хәлдәге кешене ярдәмсез калдыру" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны 5 мең сумга штрафка тарткан. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Динар Чуркин хәбәр итә.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев