Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чит кешеләрне капкадан уздырыргамы, юкмы?..

22 июль көнне 11 сәгать 50 минутлар тирәсендә Мөслим районының Таш-елга авылында 3 билгесез хатын-кыз, чегән милләтеннән булырга мөмкиннәр, 1936 елгы гражданның йортына балага сөт сатып алу хәйләсе белән үтеп керәләр. Ярдәмчел һәм ышанучан йорт хуҗасы сөт җылыткан арада ике чегән хатыны тавышлана башлыйлар, ә шул арада өченчесе, зал бүлмәсендәге...

22 июль көнне 11 сәгать 50 минутлар тирәсендә Мөслим районының Таш-елга авылында 3 билгесез хатын-кыз, чегән милләтеннән булырга мөмкиннәр, 1936 елгы гражданның йортына балага сөт сатып алу хәйләсе белән үтеп керәләр. Ярдәмчел һәм ышанучан йорт хуҗасы сөт җылыткан арада ике чегән хатыны тавышлана башлыйлар, ә шул арада өченчесе, зал бүлмәсендәге сандыктан 150 мең сум акча урлый.
Әлеге җинаятьне кылуда шикләнүче хатын-кызларның билгеләре: беренчесе- кара киемнән, таза гәүдәле, 180-190 см, кара чәчле, рус телендә сөйләшә. Икенчесе- 20-23 яшьләр тирәсендә, яшел төстә майка, озын итәк кигән, аның белән яшь ярымлык малай да була. Өченчесе- 45-50 яшьләр чамасы, аксыл чәчле. Әлеге хатын-кызлар кара яшел төстәге номерсыз ГАЗ-3110, Волга автомашинасында килгәннәр, автомашинаның арткы тәрәзәләре тонировкаланган. Руль артында кечкенә буйлы, аксыл чәчтә ир-ат була.
Хөрмәтле, райондашлар, йортыгызга чит-ятларны үткәрмәгез, артык беркатлылык явыз ниятле кешеләр өчен файда икәнен онытмагыз. Алда әйтелгән автомобиль күренсә, полиция бүлегенә шалтыратыгыз!
Телефон: 02, 3-04-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев