Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чүп өстенә чүмәлә, электрон сигарет – тагын бер бәла

Электрон сигарет... Яшьләр электрон сигарет тартуны кулай күрә, мәктәп укучылары арасында да тартучылар бар, хәтта үсмер кызлар да мавыга. Баштарак яңалык буларак татып карау, модага иярү кебек булса да, тартучылар үзләре дә хәзер, ташларга иде, дигән карарга килгәннәр. Әлеге уртак фикер, безне берләштереп, юлга дәште - рейдка чыктык. Район Җәмәгатьчелек...

Электрон сигарет... Яшьләр электрон сигарет тартуны кулай күрә, мәктәп укучылары арасында да тартучылар бар, хәтта үсмер кызлар да мавыга. Баштарак яңалык буларак татып карау, модага иярү кебек булса да, тартучылар үзләре дә хәзер, ташларга иде, дигән карарга килгәннәр. Әлеге уртак фикер, безне берләштереп, юлга дәште - рейдка чыктык.
Район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары белән бергәләп район үзәгендәге кибетләрдә электрон сигарет сатучылар, эшмәкәрләр белән очрашып сөйләштек. Әти-әниләрнең, укытучыларның, җәмәгатьчелекнең фикерләрен җиткердек. Сатучыларның үзләрен дә тыңладык. Сатып алучының хокуклары бозылмыймы, электрон сигаретлар бар кагыйдәләргә, таләпләргә туры китереп сатыламы, сертификатлары бармы? Анысына да игътибар иттек.
- Халык нәрсә сорый - без шуны сатарга алып кайтабыз. Закон тарафыннан тыелмаган. Заказ бирәләр, алып кайтабыз, әлегә сатуда юк, бетте. Тәмәкене ташларга иде, шуңа тартабыз, дип алалар.
- Интернет аша сатучылар күпме! Без сатмасак, алар атна саен Чаллыдан китереп бирәләр! Кем күзәтчелеккә ала аларны?
Киштәләрдә рәт-рәт булып тәмәке сыекчасы-тутыргычлар тезелеп киткән. Ниндие генә юк! Составы белән танышабыз. Кайсыларының рус телендә тәрҗемәсе дә юк хәтта. Эзли, таныша торгач ачыкладык, бер төрле катнашмалар - глицерин, пропиленгликоль, ароматизатор, никотин. Русча язылганнарында да аларның күпме күләмдә икәне мәгълүм түгел.
Сертификатларын сорагач: "Алары бездә юк, кирәк икән, соратып кайтарачакбыз товарны безгә тәкъдим итүчеләрдән," - дигән җавап алдык.
Һәр товарның тәрҗемәдә аңлатмасы булырга тиешлеге, сертификатны да үзләрендә саклау зарурилыгын аңлатып, боларның юклыгы закон бозу - ягъни кулланучылар хокукы бозылу икәнлеген белмәүчеләре дә булды.
Бәяләр төрлечә. Кибет белән кибет арасында электрон сигаретның бәя аермасы 500 сумга кадәр булса, өстәү сыекчасыныкы 50-100 сум чамасы.
- Зыяны күп, балаларны, яшьләрне бәйлелеккә кертмәскә иде, сатмасагыз иде, - дигән тәкъдимгә берсе дә каршы килмәде. Төп табыш кертүче товар түгел, өстәмә генә, дип теләктәшлек күрсәттеләр. Без сатмабыз да, интернет челтәре аша бар төр товар да сатыла бит хәзер, дип тә искәрттеләр.
Зәмфирә Хафизова, район Җәмәгатьчелек советы рәисе:
- Россиядә, республикада тәмәке тартучылар белән соңгы вакытта көрәш бара. Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелган. Чөнки тәмәкенең нормативы гамәлдә юк аның, ул бик зарарлы. Соңгы вакытта электрон сигарет модага кереп китте, мәктәп укучылары да тарта. Район үзәге кибетләренә рейд оештырдык, нинди товар ул - карап, танышып чыктык. Шул ачыкланды - кулланучылар хокуклары бозыла. Берсенең дә теркәлгән белешмәсе юк. Русча мәгълүмат юк. Күпме никотин, нинди төркемгә керүче ароматизатор икәне билгеле түгел. Электрон сигарет - синтетик товар. Кулланганда тиз генә канга сеңә, башка да, бавырга да, үпкәгә дә, эчәкләргә дә тәэсире бар. Шуңа да әтиләр, әниләр, балалар бергә аңлашып, тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр кулланмый, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк. Саннар кисәтә - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, узган ел тәмәке тартудан 6 миллион кеше вафат булган. 2018 елга бу сан 8 миллионга җитәр дип фаразлана.
Римма Кустова, район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе:
- Район эшмәкәрләренә мөрәҗәгатем - башка товарларны сатуга игътибарны арттырып, балалар, яшьләр сәламәтлегенә зыян китерүче товарларны алып кайтып сатмасагыз иде. Үзегезнең балалар кулланмаса да, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Яшьләр нинди гаилә корыр, үзенә пар итеп кемне сайлар? Оныкларның, киләчәк буынның да сәламәтлеген кайгырту мөһим. Тормышларыбыз имин, сатуларыбыз бәрәкәтле булсын.
Илиза Әхмәтханова, Актанышның 1 нче мәктәбенең социаль педагогы:
- Укучыларыбыз безнең өчен бик кадерле. Аларның тәмәке тартуларын, электрон сигарет куллануларын бик авыр кабул итәбез. Кызлар арасында да тартучылар күренә. Әти-әниләрен дә чакырып сөйләшәбез. Безнең максат - сатучыларга да үзебезнең борчуны җиткерү. Балалар өчен һәммәбез дә кайгыртучанлык күрсәтик. Укучыларга да тәмәке тарту, хәмер куллануның ялган ихтыяҗ икәнен төшендерәбез. Иписез яшәп булмый, ә алардан башка була. Үзеңне башка өлкәдә күрсәтү, таныту кирәк. Балалар белән дусларча аралашабыз. Алар үзләре үк ачылып, борчылып сөйләшә, ничек итеп урам тәрбиясенә ияреп кереп китүләрен дә ачыктан-ачык сөйлиләр.
Ләйсән Газизова, район Җәмәгатьчелек советы әгъзасы:
- Россиядә җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелуга әле берничә генә ел. Актанышта да хәзер эш урыннарында, кибетләр янында тәмәке тартучылар күренми диярлек. Ләкин тынычланырга иртәрәк икән. Тәмәке урынын электрон сигарет ала башлаган. "Журналист һөнәр алыштыра" акциясе вакытында район эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор вазифасында Актанышның 1 нче мәктәбендә бу хакта сөйләшү үткәрергә туры килгән иде. Мәктәп укучыларыннан электрон сигарет табып алалар. Электрон сигарет сатуны тыючы канун юк, дип, директор Рәйлә Гыйздәтуллина, аның урынбасары Альберт Мансуров та ачынып сөйләделәр. Укучылар үзидарәсе дә балаларның электрон сигарет тартуларына каршы. Әллә кайда шәһәрдә дә түгел, мондый төр сигарет үзебездә - районда сатыла икән бит! Үзебезнең балаларны үзебез үк агулыйбыз. Район Җәмәгатьчелек советының журналистлар белән бергәләп сәүдә нокталарына рейд оештыруының максаты да әлеге проблеманы халыкка җиткерү, аңлату. Нәтиҗә дә озак көттермәде - электрон сигаретлар сатудан алынды дигән хәбәр алдык. Димәк, кулга-кул тотынып эшләү генә кирәк.
Беренче карашка ук шикләнергә сәбәп тудырган, эченә нәрсә салынуына һәм күпме күләмдә икәненә берәү дә анык җавап бирә
алмаучы модалы товар турында язма басмага әзерләнгәнче шактый мәгълүмат тупларга, компетентлы кешеләр белән очрашырга, аралашырга туры килде. Һәммәбезне дә борчыган сорауларга тулы, төгәл җавап эзләдем. Районның яшүсмерләр наркологы Ленар Минхуҗин да, иң элек, үзенә кай ягы белән җәлеп итә электрон сигарет, дигән сорау бирде. Нәкъ менә шул сәбәпләр балаларыбызны кызыктырып, алгысытып тора да бит!
Тәмәке тартканда агулы һәм кайнар һава бүленеп чыга. Биредә салкын төтен ингаляция формасында сулана. Ис килми, тешләр саргаймый. Өстәмә тәмләткечләр белән баетылган. Бар да уйланылган, зарарсыз кебек. Әйе, уйланылган! Ленар Сәүбан улы, тәҗрибәле белгеч буларак, нәкъ менә шуннан башлады да сүзен.
- Тәмәке төтене булмау никотин куллану дозасын арттыра, кеше күпме тартканын да чамаламый. Сыекча тышына язылган никотин күләме чынбарлыкка туры да килми еш кына. Ә дозаны арттыру нерв системасы параличына, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Никотин парлары тарткан урында стенага, тәрәзәгә, җиһазларга утыра. Әлеге никотин ятмасының зарары турында галимнәр өйрәнә генә әле. Электрон сигарет сату да шул ук легальләшкән бизнес - наркотиклар сатуның бер ысулы. Составында психоактив матдәләр. Төп матдә - никотин алкалоиды. Үзәк нерв системасын ярсыта. Һәр төр психоактив матдә куллану башта гадәткә керә, куллана-куллана бәйлелек барлыкка килә - кеше хроник авыруга әйләнә. Тәмәкеме, хәмерме, наркотикмы, һәр очракта да авыруга әйләнү динамикасы, этаплары бер аның. Симптомнар да охшаш. Беренчесе - башта кечкенә доза кабул итү. Акрынлап доза арта. Куллану ешая. Икенче билге - организмның каршы тору сәләте кими. Өченчесе - кулланмагач, кеше авыр тойгылар кичерә башлый. Шунлыктан, ничек кенә легальләшмәсен, кешедә шул ук матдәгә физик һәм психик бәйләнеш барлыкка килә. Традицион тәмәкене сыекчага әйләндереп, аның пары белән сулаганнан сумма үзгәрми. Балалар белән эшләп, беренчел кулланмау чараларын күрергә кирәк. Реклама көчле. Җитештерүче, сатучы реклама өчен акча кызганмый. Ә дәвалау, кисәтү өчен, җәмәгатьчелек белән эшләү өчен акча каралмаган. Исерткеч, психоактив матдә сатучыларга миллиардлаган табыш керә, халык төрле авыруларга дучар ителә.
- Кальян тарту модасы да бар бит әле…
- Кальян тартучыларны да күзәткәнем бар. Алар аны зыянлы дип уйламый да. Янәсе - чиста төтен, агулы матдәләр юк. Чынбарлык - аяныч. Кальян тартканда да кеше күпме тартканын да чамалый алмый. Шунлыктан, еш кына агуланалар да. Физик, психик бәйлелек тә тиз барлыкка килә. Улым белән кафега кергәч, үсмер кызны күзәттем. Бармен янында, кальян савытына нидер сала. Кыз тартты, тартты да, ярты сәгать эчендә өстәл астына мәтәлеп төшеп тә китте. Егетләр күтәреп кенә алыпчыгып китте. Бии дә алмады, чәй дә эчә алмады. Менә сиңа кальян! Составына килгәндә, шул ук никотин алкалоиды - психостимулятор.
- Районда хәлнең торышы ничек, Ленар Сәүбанович?
- Без - табиблар җитди проблемалар белән очрашабыз. Бәйлелек этапларыннан соң, психоз, шизофрения, психик авырулар барлыкка килгән авыр очраклар кабатланып тора. Өч яшүсмер профилактик исәптә тора. "Скорость" дигән спайс кулланганнар. Синтетик тәмәке катнашмасы. Составында марихуана, гашиштагы кебек матдәләр. Ләкин тиз тәэсир итә. Кешенең психикасы зәгыйфьләнә. Шизофрения, мания, галлюцинация, паранойя кебек психик үзгәрешләр бик тиз барлыкка килә.
- Яшүсмерләр спайс, электрон тәмәке, кальян тартуны яшерен башкаралар, бәйлелек барлыкка килгәндә балигълык яшенә кергән булалар…
- Әйе, монысы икенче дәрәҗәдәге бәйлелек була инде. Гадәттә бәйлелекне, хроник авыруны дәвалау һәр очракта бик авыр. Наркология хезмәте өстән-өстән генә куелган. Районда ике нарколог. Безгә киләләр, ятып дәвалану урыннары, процедура бүлмәсе булмаганлыктан, Чаллыга җибәрәбез. Анда, ныгытып чирләгәч килерсез, дип, кире борып кайтаралар. Булдыра алганча ярдәм итәбез. Чишелеш юк бүгенге көндә. Авыр хәлдә реанимациягә эләгәләр, кайберләренә "псевдонаркологлар" - урта кул медицина хезмәткәрләре үз белдекләре белән система куя, дарулар эчерә. Катлаулану барлыкка килеп, "белая горячка" башлангач, безне эзләп киләләр. Узган ел исерек хәлдә хастаханәгә 72 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 40ына стационар ярдәм күрсәтелгән. 27се реанимациядә дәваланган, 1се вафат булган. Калган 32 кешенең язмышы билгесез. Эш яшендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булучылар санын да тулыландыра алар. Бу очракта диагноз - нәтиҗә генә, төп авыру түгел.
Кибет киштәләрендә төрлечә күзгә ташланып, кызыктырып, зарарсыз, дип сатылучы товарның кеше тормышындагы, язмышындагы ахыргы нәтиҗәсе. Киштәдә тик торса да, кеше эченә кергәч… үтерә. Акрынлап… Үзебез сатып алган язмыш, үз теләгебез белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев