Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Документ тапшыру тоткарлануының сәбәпләре нинди?

Безнең белгечләргә гражданнардан документ җыеп тапшыруның озак вакытка сузылуы турындагы канәгатьсезлекләрне еш ишетергә туры килә. Бу проблема тапшырасы документларның тиешле дәрәҗәдә булмавы аркасында килеп чыга. Теркәүгә алынырга тиешле документлар исемлеге Росреестр идарәсенең рәсми сайтында (www.to16.rosreestr.ru), безнең бүлекчәдә урнаштырылган мәгълүмат такталарында урнаштырылган. Әлеге сорауга җавапны безнең белгечләрдән дә алырга мөмкин. Росреестр...

Безнең белгечләргә гражданнардан документ җыеп тапшыруның озак вакытка сузылуы турындагы канәгатьсезлекләрне еш ишетергә туры килә. Бу проблема тапшырасы документларның тиешле дәрәҗәдә булмавы аркасында килеп чыга.

Теркәүгә алынырга тиешле документлар исемлеге Росреестр идарәсенең рәсми сайтында (www.to16.rosreestr.ru), безнең бүлекчәдә урнаштырылган мәгълүмат такталарында урнаштырылган. Әлеге сорауга җавапны безнең белгечләрдән дә алырга мөмкин.

Росреестр хезмәтенә документ тапшыруның тоткарлануына китергән тагын бер сәбәп шуннан гыйбарәт: алыш-биреш, бүләк итү килешүләрен теркәүгә тапшырганда ике якның да бер вакытта килә алмавы, ягъни кемдер авырган, кемнедер эштән җибәрмәгәннәр, кемдер - башка шәһәрдә. Күпләр белгечләрдән килешү якларының башта бер ягын ала торуны, ә соңыннан икенче якны кабул итүләрен сорыйлар. Ләкин бу мөмкин түгел. Канун нигезендә без гаризаларны килешүнең бар яклары килгәч кенә кабул итә алабыз. Теркәүгә документлар тапшырганда дәүләт җыемы (гос. пошлина) түләү дә каралган. Җыемны алдан түләп кую да документ тапшыру вакытын кыскарта. Искәртеп үтәсем килә, гариза бирүче тапшырасы документларның да күчермәсен алып килергә тиеш.

Алыш-биреш килешүләре теркәве туктатылуының сәбәпләре булып түбәндәгеләр тора - беренчедән, балигъ булмаган балаларның, суд тарафыннан хокуктан файдалануга сәләтсез дип танылган гражданнарның (недееспособные) мөлкәтен яки мөлкәттәге өлешләрен сатканда опека һәм попечительлек бүлегенең сатарга рөхсәте булмавы.

Икенчедән, ир һәм хатынның уртак мөлкәте берсенең генә исемендә булып, аны саткан яки бүләк иткән очракта, икенчесенең нотариус тарафыннан расланган ризалыгы булмау (нотариальное согласие на продажу). Шулай ук мондый ризалык ир һәм хатынның берсе исеменә генә йорт яки фатир сатып алган очракта да сорала.

Өченче сәбәп булып, коммуналь фатирлардагы бүлмәләрне саткан очракта, күрше бүлмә хуҗаларының беренчел сатып алу хокукыннан баш тарту турындагы документның булмавы (отказ от права преимущественной покупки).

Әлеге күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, гражданнар Росреестр бүлекчәсенең мәгълүмат такталарында, сайтында ничек итеп коммуналь фатирга хокук теркәү, уртак мөлкәтнең өлешен сату яки сатып алу тәртибе белән, 18 яшькәчә балаларның мөлкәтен сату тәртибе һәм башкалар белән таныша алалар.

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 30 ноябрь, 2011 94 (9636) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев