Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Дөрес сүз сөйләмәсәң...

Район прокуратурасы, үзенең транспорт чарасын урлаулары хакында ялган хәбәр җиткерүче гражданга карата җинаять эше кузгатылуны законлы дип тапты. Россия буенча Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге тикшерүчесе тарафыннан Фәндүс Ярмиевкә карата РФ Җинаятьләр кодексының 2нче кисәгенең 306 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. Фәндүс Ярмиев исерек хәлдә үзенең "ДЭУ НЕКСИЯ"...

Район прокуратурасы, үзенең транспорт чарасын урлаулары хакында ялган хәбәр җиткерүче гражданга карата җинаять эше кузгатылуны законлы дип тапты.
Россия буенча Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге тикшерүчесе тарафыннан Фәндүс Ярмиевкә карата РФ Җинаятьләр кодексының 2нче кисәгенең 306 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды. Фәндүс Ярмиев исерек хәлдә үзенең "ДЭУ НЕКСИЯ" автомашинасында идарә иткәндә Качкын авылы клубы ишегалдына килеп керә һәм котельный бинасының почмагына бәрелә. Нәтиҗәдә, машина зарарлана. 2012 елның 12 февралендә әлеге граждан район полиция бүлегенең вәкаләтле участок вәкиленә шалтырата һәм агымдагы елның 10 февраль көнендә билгесез зат бер хокуксыз машинасын куып алып киткән, механик яктан зарарлаган һәм элекке урынына китереп куйган, дип хәбәр итә.
Фәндүс Ярмиевнең гаризасы буенча алып барылган тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгату кире кагыла, һәм район прокуратурасы тарафыннан законлы дип табыла. Алга таба дәвам иткән тикшерүләр барышында Фәндүс Ярмиев үзенең автомобилен беркем дә урламаганлыгын, граждан М.А.Бакоянга карата, автомобилен төзәтүгә мәҗбүр итәргә теләп, ялган әләк кылуын аңлата.
Фәндүс Ярмиевкә карата РФнең Җинаятьләр кодексының 2 нче кисәгендәге 306нчы маддә буенча җинаять эше кузгатыла, Әлеге маддә нигезендә 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 28 март, 2012 24 (9669) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев