Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчеп эләккәннәр- ике райондашыбыз таныклыксыз калды

28 сентябрьдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Мостаев Салават Мирякуб улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды. Шушындый ук эчтәлектәге утырыш Бәдертдинов Фәнис Фарис улына карата да хөкем карары чыгарды.

Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән граждан С. М. Мостаев һәм Ф. Ф. Бәдертдинов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев