Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчкән килеш руль артына утырма!

Юллар – куркыныч зур булган урын. Юлда кагыйдәләрне бозып хәрәкәт итү һәлакәт килеп чыгу куркынычын тагын да арттыра. Бигрәк тә, руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утыру аяныч.

Бу – үзеңне дә, башкаларны да белә торып үлемгә китерү дигән сүз. Көнаралаш булган һәлакәтләрнең күбесе исереклек нәтиҗәсендә. Статистика буенча, һәр дүртенче юл һәлакәте исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыга. Ай саен уздырылган 25 форма киңәшмәдә дә исерек килеш руль артына утыручыларның полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы бәян ителә. Моның өчен җәзаларның катгыйлыгын да белеп торалар, тик барыбер эчкән килеш руль артына утыралар. Районның ЮХИДИ идарәсе инспекторы Искәндәр Миргалимов та әңгәмә барышында бу хакта ассызыклап үтте. 

– Районның ЮХИДИ мәгълүматлары күрсәткәнчә, 2019 елны Актаныш районы территориясендә спиртлы эчемлек кулланган машина йөртүче гаебе белән 8 юл фаҗигасе булды, аларда 3 кешенең гомере өзелде, 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт травматизмын  профилактикалау максатыннан көн саен диярлек төрле профилактик чаралар, махсус рейдлар үткәреп торалар, ләкин, шуңа да карамастан, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләр гаебе белән аварияләр саны артканнан-арта бара.

– Югыйсә, җәзалары да саллы бит.

– Дөрестән дә, шуны да искәртеп узарга кирәк, 2013 елның
1 сентябреннән эчкән килеш транспорт белән идарә итүчеләргә, шулай ук, полиция хезмәткәренең исереклек дәрәҗәсен билгеләү өчен медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге турындагы закон таләбен үтәмәүчеләргә дә җәза катгыйланды. Беренче тапкыр руль артына эчкән килеш утыручыларга, медицина тикшерүеннән баш тартучыларның ел ярымга машина йөртү таныклыгын алу белән генә чикләнмичә, аларга 30 мең сум штраф та салына.

Ә 2014 елның 31 декабреннән РФ Җинаять кодексының 264.1 нче маддәсе буенча транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән яки алкоголь эчкәнме-юкмы икәнен ачыклауга медицина тикшерүеннән баш тарткан зат кабат исерек килеш рульга утырса, 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартыла (яки хөкем ителүченең 1 елдан 2 елга кадәр вакыт өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә) яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Моннан тыш, автомобильдә исерек килеш җилдерергә яратучылар 480 сәгатькә кадәр йөкләмә буенча (обязательные) эшләргә яки 2 елга кадәр мәҗбүри (принудительные) хезмәткә тартылырга мөмкин. Барлык санап үтелгән очракларда да йөртүче билгеле бер вазыйфа биләү яки 3 елга кадәр аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Шундый ук җәза чаралары элек РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 1 нче, 2 нче, 4 нче һәм 6 нчы өлешләрендә каралган җинаятьләр өчен хөкем ителгән исерек йөртүчеләргә дә яный.

– Суд карары үз көченә кергәч тә, машина йөртү таныклыгын тапшырмаучылар бар.

– Граждан суд карары үз көченә кергәннән соң, 3 көн эчендә үзенең автомобиль йөртү таныклыгын ЮХИДИ бүлекчәсенә тапшырырга мәҗбүр. Тапшырмаган яки
таныклыкның югалу турындагы гаризаны күрсәтмәгән очракта, кичерү вакыты туктатыла һәм әлеге документны тапшыргач кына срогы башлана.

Суд карары үз көченә кергәннән соң, автомобиль йөртүче юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып санала. Юл йөрү таныклыгын тапшырмый руль артында идарә иткән очракта аңа 30 мең сум штраф салына яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы яки 100-200 сәгатькә кадәр тиешле эш каралган.

– Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән вакыт узганнан соң, ул кеше тыныч күңел белән руль артында йөрүен дәвам итә аламы?

– Юл йөрү таныклыгы гражданга юлда йөрер өчен махсус медицина тикшерүе узып, булган барлык штрафларын түләгәннән соң һәм юл йөрү кагыйдәсеннән белемнәрен тикшереп имтихан
тапшырганнан соң гына кайтарыла.

Закон таләпләренең катгыйлануын белә торып, машина белән идарә итүчеләр үзләренә, җәяүлеләргә, пассажирларга битараф булмасак иде. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләрне, кичекмәстән, 3-04-02, 02 номеры аша полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, чөнки ул үзе өчен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең тормышын да куркыныч астына куя. Безнең максат – штрафлар сугу түгел, ә юлларның иминлеген тәэмин итү. Чөнки сүз, иң кадерлесе – кеше гомере, сәламәтлеге турында бара.

ЮХИДИ идарәсе тагын бер кат барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны үзебезнең һәм балаларыбызның гомерләренә
җаваплырак карарга чакыра. Руль артына утыру белән, каядыр ашыгабыз, ә алда безне ни көтә? Азрак шул хакта да уйларга кирәк. Үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куеп, ваемсыз булмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев