Актаныш

Эх, дисәң дә соң инде: райондашны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр

29 сентябрь көнне Актаныш районы гражданы Әхмәтгалиев Әгъзап Хәмдегали улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы судының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Әхмәтгалиев А.Х. административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елга һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде,  30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: