Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Электрон вариант: тиз һәм уңайлы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге гражданнарга түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтә: - җинаять җаваплылыгына тартылу (тартылмау) һәм җинаять эзәрлекләве туктатылу турында белешмә бирү; - ихтыяри рәвештә бармак эзләрен теркәү; - миграция юнәлеше буенча белешмәләр бирү. Әлеге белешмәләрне алдан бердәм портал аша электрон рәвештә гариза җибәреп тә алырга мөмкин....

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге гражданнарга түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтә:
- җинаять җаваплылыгына тартылу (тартылмау) һәм җинаять эзәрлекләве туктатылу турында белешмә бирү;
- ихтыяри рәвештә бармак эзләрен теркәү;
- миграция юнәлеше буенча белешмәләр бирү.
Әлеге белешмәләрне алдан бердәм портал аша электрон рәвештә гариза җибәреп тә алырга мөмкин.
Бердәм портал аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуның өстенлекләре:
- порталдан тәүлек буе файдалану мөмкинлеге (интернетка тоташтырылган кәрәзле телефон, компьютер, планшет аша тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләргә гариза бирү мөмкин);
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм башка файдалы мәгълүматлар алу җиңел (документлар күләме аз);
- хезмәтләр буенча мәгълүматның бердәм мәгълүмати мәйданга корылуы;
- чиратлар булмау;
- җайлаштырылган түләү системасы;
- коррупция булмау (гариза бирүче турыдан-туры ведомствога мөрәҗәгать итми);
- граждан хезмәтнең үтәлеше буенча һәр этапта мәгълүмат ала;
- әлеге хезмәтнең вакытны бик аз алуы.
Бу хезмәттән файдалану өчен порталда теркәлергә кирәк. Моның өчен интернет-портал аша http://www.gosuslugi.гu адресын җыярга һәм анда бирелгән күрсәтмәләрне үтәргә кирәк.
Шуннан соң электрон гариза җибәрү һәм кирәкле мәгълүматны кертү зарур. Алга таба гаризагызның үтәлешен күзәтәсез.
Бу дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Һади Такташ урамы, 4 йорт. Белешмәләр өчен телефоннар: 3-04-02, 3-09-14.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының "кайнар линия" телефоны: (843)221-20-02, интернет адресы http://www.gosuslugi.гu /
Шулай ук, әлеге хезмәтләрне (бармак эзе алудан тыш) Актаныш күпфункцияле үзәгендә дә алырга мөмкин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев