Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Елгага төшкән Мерседеста өч үсмер һәлак булган

Намаздан соң энем һәм сыйныфташларымны утыртып, машинада йөрергә чыктым, - дип искә ала руль артындагы үсмер.

Дагыстанның Кызыл-Юрт районындагы Султан-Янги-Юрт авылында 20 апрельдә 22.30 сәгатьтә фаҗига була. Биредә 16-17 яшьлек биш үсмер утырган Mercedes-Benz машинасы сулы каналга төшеп китә. Аларның өчесе һәлак була.

17 яшьлек егет абыйсының машинасын алып чыгып китә. Ул дусларын утыртып йөри һәм шул чакта машина елгага төшеп бата. 

Дагыстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, 17 яшьлек егет биредә яши. Машина хуҗасы - аның абыйсы - хәзер төньякта эшли. 

«Намаздан соң энем һәм сыйныфташларымны утыртып, машинада йөрергә чыктым. Башта берсен барып алдык, аннары башкаларын. Шуннан соң машина номерларын сүтеп куйдык, мин рульдә идем. Машина белән боргаланып йөрдем, шуннан соң ул елгага төшеп китте. Мин үзем, минем уң ягымда утырган дустым ничектер чыгу җаен таптык, калган өч кеше машина салонында калды», - дип сөйли машина йөртүче үсмер.

Чыганак: "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авария Ил-көн хәбәрләре Хәвеф