Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ЭШМӘКӘРЛӘР ИГЪТИБАРЫНА: Ишеттегезме, салымсыз һәм кире кайтарылмый торган федераль дәүләт ярдәме биреләчәк

Актаныш районында пандемиядән зыян күрүче 613 эшмәкәр теркәлгән, эшләми торган көннәр игълан ителү сәбәпле, аеруча 109 эшмәкәр финанс югалтуларына дучар булган. Бу хакта район хакимиятенең кече утырышлар залында узган брифингта район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева җиткерде.

           

101 шәхси эшмәкәр эшләмәгән көннәр өчен дәүләттән субсидия алырга хокуклы дип табылган. 30 эшкуарга федераль программа кысаларында льготалы кредит алу мөмкинлеге бар. Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында бу ярдәмнәр турында аңлатып язылган. Шулай ук  Актаныш муниципаль район сайтында да мәгълүматлар урнаштырыла.
          Башкарма комитетның икътисад бүлеге белгечләре дәүләт ярдәменнән файдалану буенча аңлату эшләре алып баралар. Бүген районның 38 эшмәкәре эшләмәгән көннәр өчен ярдәм сорап гариза язды инде.  Бер эшкуарыбыз федераль программа буенча грантка дәгъва итә. Грант өчен гаризаны 1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан эшкуар үзе дә яза ала. Почта аша җибәргән очракта Башкарма комитетның икътисад бүлеге белгечләре яки ТР Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев документларны әзерләүдә ярдәм күрсәтә. Грантның күләме- бер хезмәткәргә МРОТ буенча 12792 сум. 10 хезмәткәрегез бар икән, әлеге сумма 10га тапкырлана. Грант акчалары хезмәт хакына тотылса, эшмәкәр салым түләми. 
         Дәүләт тарафыннан бирелгән бу төр грант акчалары шәхси эшмәкәргә елга бер тапкыр түләнә. Акчаны кире кайтарасы юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев