Актаныш

“Эшмәкәр“ләргә каршы көрәш

- Район территориясе сулыклары янындагы балык тоту станнарының кайберләре инде 20 еллап элек үк куелган икән. Алар барысы да законсыз урнаштырылган. Бүгенгә без шундый 14 станны санадык. Аларны ел ахырына кадәр алып бетерәчәкбез, - дип белдерде 8 ноябрь көнне Татар Ямалы җирлеге тирәсендәге сулыкларга рейдка чыккач район башкарма комитеты җитәкчесе...

- Район территориясе сулыклары янындагы балык тоту станнарының кайберләре инде 20 еллап элек үк куелган икән. Алар барысы да законсыз урнаштырылган. Бүгенгә без шундый 14 станны санадык. Аларны ел ахырына кадәр алып бетерәчәкбез, - дип белдерде 8 ноябрь көнне Татар Ямалы җирлеге тирәсендәге сулыкларга рейдка чыккач район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов.
Моңарчы дистә еллар тыныч кына утырган бу балык тоту һәм ял өчен махсуслашкан будкалар кемгә ни өчен комачаулый башлаганнар соң?
Су саклау зоналары елында башланган эшләрне дәвам итү максатыннан, 2017 ел Татарстанда экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителгән иде. Сулыкларны, су буйларын тәртипкә китерү эшләре шул юнәлештә дәвам итте. Актаныш районы территориясе буенча законсыз урнаштырылган күчмә объектларны ачыклау комиссиясе бу елның март аенда рейдка чыгып, шушы станнарны барлап, картага төшергән. Алдагы чара җәй көне оештырыла.
- Балыкчылар белән район башлыгы янында очрашу булды. Станнарны су буеннан алып кую яки җирләрне рәсмиләштерүне сорап, сорау язуы (требование) калдырдык. Әмма безнең таләпләрне үтәмәделәр, вагоннарны алып куймадылар. Шуңа күрә район Советы утырышында нигезләмә кабул итеп, 2017 елның 7 августында 17-02 санлы Совет карары белән раслап куйдык. Шул карарга нигезләнеп, бүгенге рейдны оештырдык, - ди район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Дилфат Сәлимов.
Рейд барышында бу көнне Татар Ямалы җирлегенең Садак елгасы буендагы 5 вагон алынды. Тракторлар белән тарттырып, аларны җирлекнең техника паркына кайтарып куйдылар.
- Вагоннарның хуҗалары килеп, бу - минем милек, дип, кире кайтаруны сорый икән, Административ хокук бозулар кодексының 7.12 маддәсе буенча аңа беркетмә төзелә. Законсыз рәвештә җир кишәрлегеннән файдаланган өчен 5 мең сум штраф, шушы вагоннарны кайтарганда кулланылган кеше көче, техника көче өчен өстәмә түләгәннән соң, бу кеше вагонын алып китә ала, - ди Дилфат Сәлимов. - Болар безнең Совет карарында кабул ителгән. Карар "Актаныш таңнары" газетасы аша халыкка җиткерелде, шулай ук, Актаныш муниципаль сайтында куелды.
Әлбәттә, мунча итеп эшләнгән, яшәү өчен әзерләнгән будкасына да мич куелган бу вагоннарны кайтарып алгач, кабат су буена алып китеп урнаштыру турында сүз дә була алмый. Канун буенча, җирдән файдалану өчен, иң элек, максатын күрсәтеп, аны арендага алу кирәк. Су чыганагы кергән җирләргә ия булырга теләүчеләр исә җир кишәрлеге сораган гаризасын республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына да юллый. Бу эш фәкать алар ризалыгы белән генә башкарыла. Анда уңай җавап алган очракта да әле җир елга-күл тирәсеннән үк бирелми - сулык читеннән 50 метр ераклык саклау таләп ителә.
Ә инде рейд барышында алынган вагоннарга хуҗа табылмаса, бер елдан соң алар район тарафыннан аукцион аша сатылачак.
Мондый балыкчы йортлары, бер караганда, зыянсыз кебек - балык тотарга яраткан кешенең берничә көнгә табигать кочагына чыгып ял итүеннән ни начарлык? Киресенчә, вакытлыча яшәү, ашау, ял өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, гади бизнес ысулы.
- Монда килеп ял итүчеләр, кызганыч, артларыннан буш шешәләр, чүп-чар калдыралар, табигатьне пычраталар, учак яндырып, янгын куркынычы тудыралар. Алар рәсми теркәлмәгән, димәк, күзәтү юк, үз ирекләренә куелганнар, дигән сүз. Күптән түгел генә районыбызда сигез кыслачыны тоттылар. Бәлки, аларның да шушы 14 будка арасында үз станнары бардыр?! Әлегә белмибез, әмма тикшерү барышында ачыкланыр, - ди юридик бүлек җитәкчесе.
Су буена үз бизнесын корган вагон ияләрен ачыклау җиңел түгел. Әмма рейд барышында яр читен киртәләп алган, элмә тактага исә "Шәхси территория, автотранспорт белән керү тыела" дип язып, телефон номерларын күрсәткән "хәстәрлекле" хуҗалар да бар. Районыбызда сулыклар һәм яр буе зоналарыннан законсыз файдаланып, кәсепләрен җәелдерүчеләргә каршы башланган шундый беренче эш әле бу. Боз кузгалды! Мондый "эшмәкәрләр"гә каршы көрәш алга таба да дәвам итәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: