Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ФАП мөдире коронавируска каршы вакцинация сертификатлары саткан

Җинаять эше кузгатылган.

              Лениногорск районындагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире антиваксерларга, ягъни прививкага каршы булган, прививка ясатырга теләмәгән кешеләргә сертификатлар саткан, әлеге факт тикшерү органнарына барып ирешкән.

            Тикшерү органнары тарафыннан аңа карата “Ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, ФАП мөдире ике кешегә коронавируска каршы вакцинация сертификаты сатып, 12 мең акча “эшләгән”. Теге клиентлар сертификатлы булган. Дәүләт хезмәтләре порталында прививкалар турында мәгълүмат чыккан.

              Клиентлар аның буенча Лениногорск үзәк район хастаханәсендә процедуралар үткән. Законга каршы гамәлне Татарстан эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев