Актаныш

ФАС хезмәткәрләре – Актанышта

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе оешуга 25 ел. Шул уңайдан ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белгечләре районнарга чыгалар, эшмәкәрләр белән очрашалар. Узган атнада алар Актанышка килделәр. Ә халыкны кабул итү сәгатьләре вакытлы матбугат аша район кешеләренә алдан хәбәр ителде. ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе...

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе оешуга 25 ел. Шул уңайдан ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белгечләре районнарга чыгалар, эшмәкәрләр белән очрашалар. Узган атнада алар Актанышка килделәр. Ә халыкны кабул итү сәгатьләре вакытлы матбугат аша район кешеләренә алдан хәбәр ителде.
ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин район Советы аппараты җитәкчесе бүлмәсендә гражданнарны кабул итү үткәрде. Ул шулай ук муниципалитет идарәсе һәм бүлекчә вәкилләре белән дә очрашты.
Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкиленә сәүдә итү, җир мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Рузалин Хәбибуллин сорауларның кайберләренә турыдан-туры җавап бирде, кайберләрен өйрәнеп-тикшергәннән соң, җавап бирербез, дип ышандырды. Андый сорауларны ул язмача да кабул итте.
Районда җитештерелгән сөткә һәм иткә сату бәяләренең бик түбән булуы турында күпләрне кызыксындырган сораулар белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Чыннан да, халыктан җыелган сөт белән кибетләргә сатуга кайткан сөт һәм сөт продуктларының бәяләре арасындагы аерма җир белән күк арасы. Муниципаль җирләрне шәхси затларга бирү закончалыклары турында да озак кына әңгәмә алып барылды. Кергән шушы мөрәҗәгатьләр буенча алга таба да эш алып барылачагына ышандырдылар.
ФАС, ягъни Монополиягә каршы федераль хезмәт турында белеп бетермәүчеләр дә бардыр. Аның эшчәнлеге күпкырлы: ул законнар үтәлешенә, хакимият органнарының эш-гамәлләренә, төрле предприятиеләр эшчәнлегенә контрольлек итә, килгән шикаятьләрне тикшерә.
Шушы ук көнне Актанышның 2нче мәктәбендә VIIIа сыйныфы укучылары белән ачык дәрес үткәрелде. ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең матбугат сәркатибе Айсылу Гомәрова укучыларга ФАС турында сөйләде. Әлеге хезмәтнең нинди сораулар, проблемалар белән шөгыльләнүе, кеше хокуклары турында укучыларга аңлаешлы телдә аңлатты. Видеороликлар, презентацияләр Монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлеген күзалларга ярдәм итте. Ачык дәрестән соң укучылар тәнәфескә чыгарга ашыкмадылар. Сорау арты сорау яудырдылар. Күренеп тора: аларның эшмәкәрлек, сәүдә эшләре, кулланучы хокуклары турында кызыксынулары зур.
- Айсылу Рамил кызы - безнең укучыбыз. Актанышның беренче мәктәбен тәмамлады. Апасы да, үзе дә бик тырышып укыдылар. Әлеге җаваплы хезмәттә күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, безгә бик күп мәгълүматлар җиткерде, - диде мәктәп директоры Илшат Вахитов.
Айсылу Гомәрова:
- Безнең төп максатыбыз - балалар мәктәп яшеннән үк үзләренең хокуклары турында белеп үсәргә тиешләр. Шуннан чыгып быел беренче мәртәбә мәктәпләрдә ачык дәресләр үткәрә башладык. Монополиягә каршы хезмәт нәрсә белән шөгыльләнә - дәресләр вакытында шул хакта сөйлибез. Мультфильм роликлары күрсәтелә.
- Киләчәктә нинди һөнәр сайларга дигән сорау һәрбер мәктәп укучысын борчый. Әлеге оешмада эшләү өчен нинди уку йортларын тәмамларга кирәк?
- Мин Казан федераль университетын тәмамладым. Дәүләт структурасында эшләү, чыннан да, бик кызык. Монополиягә каршы хезмәттә күпчелек юридик белемле белгечләр хезмәт куя.
Әгәр монополиягә каршы канунчылыкны бозу фактлары белән очрашырга туры килсә, бу хакта кичекмәстән, http://www.fasrt.ru адресына кереп, Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең рәсми сайты аша язма калдырып, хәбәр итәргә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: