Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гаризаны – электрон юл белән

Билгеле булганча, кая да булса эшкә урнашыр алдыннан, җинаять җаваплылыгына тартылу-тартылмавың турында белешмә булу шарт. Моңарчы ул район полиция бүлегенә килеп гариза язганнан соң гына бирелә иде. Хәзер исә мондый төр белешмәгә ихтыяҗ туа калса, район үзәгендә урнашкан күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, яисә www.gosuslugi.ru порталы аша электрон вариантта гариза бирергә...

Билгеле булганча, кая да булса эшкә урнашыр алдыннан, җинаять җаваплылыгына тартылу-тартылмавың турында белешмә булу шарт. Моңарчы ул район полиция бүлегенә килеп гариза язганнан соң гына бирелә иде. Хәзер исә мондый төр белешмәгә ихтыяҗ туа калса, район үзәгендә урнашкан күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, яисә www.gosuslugi.ru порталы аша электрон вариантта гариза бирергә мөмкин. Порталда теркәлү өчен район полиция бүлеге сайтында (police-akt.jimdo) урнаштырылган "Дәүләт хезмәте күрсәтү" ("Предоставление государственной услуги") бүлекчәсенә керү генә кирәк. Файдалану өчен алган пароль ярдәмендә киләчәктә транспорт чараларын, утлы коралларны теркәү өчен дә бу рәвешле гариза бирергә мөмкин.
Гариза электрон юл белән бирелгәндә, кыска вакыт аралыгында каралып, җавап тизрәк килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев