Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Халык фикере – ныклы фикер

2011 ел ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Реформа. Һөнәрилек. Ышаныч" елы дип игълан ителгән иде. Әйтергә кирәк, эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар өчен сынауларга шактый бай ел булды ул. "Милиция"нең "полиция"гә әверелүе дә халык арасында резонанс тудырды. Гади тел белән әйткәндә, әлеге яңарышны хуплаучылар да, шул ук вакытта килешергә...

2011 ел ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Реформа. Һөнәрилек. Ышаныч" елы дип игълан ителгән иде. Әйтергә кирәк, эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар өчен сынауларга шактый бай ел булды ул. "Милиция"нең "полиция"гә әверелүе дә халык арасында резонанс тудырды. Гади тел белән әйткәндә, әлеге яңарышны хуплаучылар да, шул ук вакытта килешергә теләмәүчеләр дә табылды. Исеме үзгәргәннән генә җисеме үзгәрерме, янәсе.

Инде менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясау вакыты да якынлаша. Шул уңайдан без халык арасында сораштырулар үткәрергә уйладык. Ни генә әйтсәң дә, халык фикере көчле, дөрес һәм туры ул... Сорауларга килсәк, аның беренчесе: полиция эшчәнлегенә нинди яңалыклар кертер идегез?

2. Полиция хезмәткәрләре хезмәт урынында вакытта һәрвакыт форма киеменнән булырга тиеш дип уйлыйсызмы? Формага мөнәсәбәтегез?

3. Җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә, тәртипсезлекләргә каршы көрәшне полициягә генә кайтарып калдыру дөресме?

4. Иминлек булдыруда үзегезнең керткән өлешегез күпме дип уйлыйсыз?

5. Районыбыз полиция хезмәткәрләренең бүгенге эшчәнлегеннән сез канәгатьме?

Менә шундый сораулар. Бер карасаң, гади генә кебек үзләре, ә шул ук вакытта шактый гына уйланырлык та. Фикерләрегезне курыкмыйча, кыю яза аласыз. Конкурсыбызга хатларны 2011 ел ахырына - 26 декабрьгә кадәр җибәрә аласыз. Шуны әйтергә кирәк, килгән хатларның барысы да газета битләрендә дөнья күрмәскә дә мөмкин. Сезнең фикерләрегезне, сорауларыгызны, полиция эшчәнлеге буенча күңелегезне борчыган проблемаларны үзенә туплаган әлеге хатлар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов та танышып барачак һәм конкурсны йомгаклаганда газетабыз аша сорауларга җавап бирәчәк. Кыю, төгәл, аңлаешлы фикерле хат авторларына эчке эшләр бүлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылачак. Шул ук вакытта мөхәрриятебез дә иң-иң дип табылган хат иясенә бүләген әзерли. Әәә, оныта язганбыз, фикерләрегезне телефон аша да безгә җиткерә аласыз. Телефоныбыз номеры: 3-15-44. Кыскасы, катнашыгыз, хатлар языгыз, шалтыратыгыз, хөрмәтле газета укучылар! Халык фикере - ныклы фикер бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев