Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Халыкны алдау төрләре елдан-ел арта

Алдау, алдану очраклары турында кисәтеп-аңлатып килүләргә карамастан, мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр артканнан-арта бара. Әлеге төр җинаятьләрне кисәтү, булдырмау максатында ТР Эчке эшләр министрлыгы 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе уздыра. Акция барышында полиция участок вәкилләре гражданнар белән очрашулар, аңлату эшләре алып баралар. Мошенниклык, алдау төрләре турында тагын бер...

Алдау, алдану очраклары турында кисәтеп-аңлатып килүләргә карамастан, мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр артканнан-арта бара. Әлеге төр җинаятьләрне кисәтү, булдырмау максатында ТР Эчке эшләр министрлыгы 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе уздыра. Акция барышында полиция участок вәкилләре гражданнар белән очрашулар, аңлату эшләре алып баралар.
Мошенниклык, алдау төрләре турында тагын бер кат исегезгә төшереп китәбез: кемдер кушуы буенча, гадәттә, юл-транспорт һәлакәте белән бәйле очракка сылтап, приз оту, һәм башка очраклар буенча акча күчергәнче, гомумән, акча белән бәйле ниндидер эшкә тотынганчы ныклап уйларга киңәш итәбез. Уяу булыгыз, мошенниклар тарафыннан халыкны алдау төрләре елдан-ел арта бара.
Приз оту
Бу очракта, гадәттә, мошенник телефонга шалтыратып, үзен радиостанциядә эшләүче, яки нинди дә булса компания хезмәткәре итеп таныштыра, булачак корбанын зур призга ия булуы белән, мәсәлән, автомобиль отуы белән тәбрик итә. Шул ук вакытта, әлеге приз отулар турындагы мәгълүмат интернет-сайтта, көнлек сайтларда урнаштырыла. Мондый ышандырулардан соң, зыян күрүче чынлап та үзенең приз отканына ышана башлый, отышына ия булу өчен аңа берникадәр күләмдә салым түләргә кирәклеге турында әйтәләр. Моның өчен ул терминал аша билгеле бер телефон номерына акча күчерергә һәм соңыннан шалтыратырга тиеш була. Акча күчергәннән соң зыян күрүче шалтырата, мошенник аннан гафу үтенеп, салым, дәүләт пошлинасының проценты артуы, кабат өстәмә акча күчерү кирәклеге турында әйтә. Зыян күрүче ничә тапкыр акча күчерергә риза була, бу схема берничә тапкыр шулай кабатлана.
Актаныш авылында яшәүче берәү нәкъ шушы хәлгә калды. Кызганычка каршы, ул, приз оттым, дип, 25 мең сум күләмендә акчасын күчерә.
Туганнар белән килеп чыккан очрак
Мошенник теләсә нинди телефон номерын җыеп, кәрәзле, шулай ук, стационар телефонга шалтыратырга мөмкин. Үзен туган тиешле яки таныш кеше итеп таныштыра. Дулкынланган, борчылган тавыш белән полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганы турында әйтә. Бу очракта ул теләсә нинди уйдырма әйтергә мөмкин, мәсәлән, юл-транспорт һәлакәте ясау, корал, наркотик саклау, яки башка җинаять кылуда гаепләнүе турында. Акча биреп, мәсьәләне хәл итәргә була, ди ул. Әгәр дә туганын бәладән коткарам дип алданучы ризалашса, аңа ничек итеп акча күчерергә кирәклеге аңлатыла. Гадәттә, акчаны банк яки терминал аша күчерергә кушалар, шулай ук, такси йөртүчеләр дә файдаланыла.
Йөк ташучыларның арзан бәядән ягулык-майлау материалларын сатып алулары
Россия буенча йөк ташу белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәргә шалтыратып, билгесез кеше табышлы эш тәкъдим итә. Йөкне алыр өчен эшмәкәргә шик тудырмый торган, билгеле бер складка килергә кушалар. Сөйләшенгән урынга барып җитәрәк, мошенник кабат шалтыратып, йөкне илтү өчен уңайлы бәядән бензин табуы турында әйтә, бераз вакыттан соң, икенче заправка урынына килергә куша. Ләкин бензин салучыга түләргә аның күпмедер акчасы җитеп бетми, үзенең телефон номерына җитмәгән акчаны салуны үтенә. Мошенник кушканнар үтәлә. Тик сөйләшенгән урынга йөк һәм бензин белән берәү дә килми.
Җитәкчеләр, нинди дә булса өлкәгә кагылышлы тикшерүчеләр исеменнән, төшке ашка, туклану продуктларына заказ бирү
Зыян күрүчегә билгесез кеше шалтыратып, җитәкчеләр өчен төшке аш әзерләвен сорый, табында кыйммәтле алкоголь продукциясе дә булырга тиешлеген дә ассызыкларга онытмый. Кыйммәтле алкоголь бу кафеда булмау сәбәпле, заказ бирүчегә кибеттән сатып алырга киңәш бирәләр. Заказ бирүче башта ризалаша, ләкин үзе белән акча булмау сәбәпле, телефон номерына акча күчерүне сорый. Төшке аш өчен хисаплашкан вакытта акчаны кире кайтарырга вәгъдә итә. Сөйләшенгән вакытка төшке ашка беркем дә килми.
СМС-үтенеч
Кәрәзле телефон кулланып, башка төр алдау очраклары да бар. Мәсәлән: СМС-үтенеч. Абонентның кәрәзле телефонына мондый эчтәлектәге хәбәр килергә мөмкин: "Минем проблемалар килеп чыкты, шундый номерга шалтырат, әгәр ул аерылган булса, акча сал, соңыннан барысын да аңлатырмын".
Түләүле код
Үзен техник ярдәм күрсәтүче хезмәтнең мобиль элемтә операторы дип таныштырып, телефонга шалтырау килә. Ул яңа хезмәт күрсәтү, яки элемтә сыйфатын яхшырту, башка төр хезмәт күрсәтүләр турында аңлата башлый. Моның өчен абонентка код номеры әйтелә, аны җыйгач, абонент үз телефоныннан мошенникларга акча күчерә.
Оператордан штраф санкцияләре
Мошенник явыз ниятле техник ярдәм күрсәтүче оператор ролендә абонентка, тариф планын үзгәрткәнсез, роуминг хезмәтеннән файдалангансыз, тиешле вакытта түләү ясамагансыз, яки башка уйдырма табып, "Сез безгә хәбәр итми генә болай эшләргә тиеш түгел идегез", - дип шалтырата. "Хәзер сезгә штраф түләргә кирәк, моның өчен экспресс-түләү картасын сатып алып кодын әйтегез", - ди.
Ялгышлык белән акча күчерү
Абонент хисабына "мобиль күчерү" аша акча күчергәнлеге турында смс-хәбәр килә. Шуннан соң, ир-ат яки хатын-кыз шалтыратып, ялгышлык белән акча күчүе турында һәм акчаны кире шул ук "мобиль күчерү" аша күчерегез дип, шалтыраталар. Зыян күрүче акчаны күчерә, шуның белән телефонындагы бар акча да күчә.
Күрәзәчеләр
Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында реклама рәвешендә яктыртылган "белүче, бозым чыгаручы, терелтүче, күрәзәче"ләрнең хезмәтләре турында мәгълүматлардан файдаланып та алданучылар саны шактый артты.
Мәсәлән, 1957 елгы берәү, Чүпрәле районында яшәүче бозым чыгаручының номерына шалтырата. Әңгәмә барышында зыян күрүчегә күрсәтеләчәк хезмәт өчен 27 мең сум акча күчерергә кирәклеге аңлатыла. Банк аша зыян күрүче акчаны күчерә, соңыннан гына алданганын анлый.
Сатып алган медицина җиһазлары, дару өчен компенсация
Компенсацияне алу өчен, шулай ук, башта билгеле бер суммада акча күчерү кирәклеге аңлатыла. Ләкин борчылырга кирәкми, соңынган бу акча компенсация белән кире кайтарылачак, диләр. Зыян күрүче мошенникларга шул кадәр ышана - акчасын күчерә. Соңыннан аңа кабат шалтыртып, төрле сәбәпләр табып, берничә тапкыр тагын акчасын күчертәләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X