Актаныш

Хезмәт хакын вакытында түлиләрме?

Район прокуратурасы законнарга кергән үзгәрешләргә аңлатма бирә: Кешеләрне хезмәт хакларыннан мәхрүм итүче намуссыз эш бирүчеләрдән яклау һәм, гомумән, эш бирүчеләрнең җаваплылыгын арттыру максатында, июль башында законнарга үзгәрешләр кертелде. Хәзер эш бирүче хезмәт хакын вакытында түләмәсә - үкенечкә калачак... "Эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүгә кагылышлы законнарны бозган өчен җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре...

Район прокуратурасы законнарга кергән үзгәрешләргә аңлатма бирә:
Кешеләрне хезмәт хакларыннан мәхрүм итүче намуссыз эш бирүчеләрдән яклау һәм, гомумән, эш бирүчеләрнең җаваплылыгын арттыру максатында, июль башында законнарга үзгәрешләр кертелде. Хәзер эш бирүче хезмәт хакын вакытында түләмәсә - үкенечкә калачак...
"Эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүгә кагылышлы законнарны бозган өчен җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 272 нче федераль закон агымдагы елның 3 июлендә имзаланды, 4 октябрьдән гамәлгә керде. Үзгәрешләр Хезмәт кодексы, Административ хокук бозулар кодексы һәм Гражданлык-процессуаль кодексына кагыла.
РФ Хезмәт кодексына кертелгән үзгәрешләр
РФ Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсе, 6 нчы өлеше нигезендә, хезмәт хакы ярты ай саен түләнергә тиеш. Аның төгәл көне коллектив килешү, хезмәт килешүе нигезендә билгеләнә. Хезмәт хакы 10 көннән дә соңармаска тиеш.
236 нчы маддәгә кертелгән үзгәрешләр буенча, әйтик, эш бирүче хезмәт хакын, еллык ял акчасы, эштән киткәндә бирелүче һ. б. тиешле акчаларны вакытында түләмәсә, һәр кичектерелгән көн өчен акчалата компенсациянең күләме арта. Компенсация проценты Россия Үзәк банкындагы рефинанслау ставкасының 1/300 күләменнән; әгәр бу түләүләр 180 көннән дә соңга кала икән, ставканың 1/150 күләменнән ким булмаска тиеш. Коллектив килешү, хезмәт килешүе яки локаль норматив акт нигезендә, хезмәткәргә түләнәчәк компенсация күләме арттырылырга да мөмкин. Компенсация эш бирүченең гаебе булу-булмауга карамый, ул түләнергә тиеш.
Шулай ук, хезмәт хаклары вакытында түләнмәсә яки билгеләнгәннән азрак түләнсә, яңа закон Федераль хезмәт инспекциясенә эш бирүчеләрне планнан тыш тикшерү хокукы бирә (360 нчы маддә). Федераль хезмәт инспекциясенә гражданнар, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләрдән гариза керсә, яки, дәүләт власте органнары, җирле үзидарә органнары, профсоюзлар, массакүләм мәгълүмат чараларыннан хезмәт законнары бозылу, шулай ук, хезмәткәрләрнең сәламәтлеге һәм тормышына куркыныч янарлык дәрәҗәдә хезмәт саклау таләпләре бозылу турында мәгълүмат ирештерелсә, эш бирүчене планнан тыш тикшерәчәкләр.
Үз хезмәт хокукларын яклаучы шикаятьне судка илтергә мөмкин. Шикаять бирү вакыты бер елга кадәр дип озынайтылды, элек ул өч ай иде.
РФ Административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр
Закон хезмәт килешүләре белән бәйле таләпләрне дә катгыйлата. Эш бирүче белән эшче арасында хезмәт килешүе төзелмәсә яки дөрес итеп төзелмәсә, шулай ук, язылганча, хезмәт хакы вакытында һәм тулысынча түләнмәсә, эш бирүче кисәтелә яки административ җаваплылыкка тартыла. Административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсе, 6 нчы өлеше буенча, штраф вазифаи затларга - 10-20 мең сум, юридик белеме булмаган эшмәкәргә - 1-5 мең сум, юридик затка 30-50 мең сум күләмендә каралган. Шундый закон бозу очрагы кабатланса, Административ хокук бозулар кодексының 5.27 нче маддәсе, 7 нче өлеше нигезендә, эшкуарларга - 10-30 мең сум, юридик затларга инде 50-100 мең сум түләргә туры киләчәк, ә вазифаи затны 20-30 мең сум күләмендә штраф яисә 1 елдан 3 елгача дисквалификация көтә, ягъни аны эш урыныннан алачаклар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: