Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт урыныннан явызларча файдаланып...

Россия Тикшерү Комитеты тикшерү идарәсенең ТР буенча Тукай районара тикшерү бүлеге тарафыннан Актаныш Туган як музееның элекке директоры Шәйгәрданова Лилия Гыйльмегани кызына карата РФнең Җинаятьләр Кодексының 285 маддәсенең 1нче кисәге буенча ачылган җинаять эшен тикшерү эшләре төгәлләнде. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2007 елда Л.Шәйгәрданова, үзе директор булып эшләгән вакытта, кызы А.Ф.Шәйгәрданованы...

Россия Тикшерү Комитеты тикшерү идарәсенең ТР буенча Тукай районара тикшерү бүлеге тарафыннан Актаныш Туган як музееның элекке директоры Шәйгәрданова Лилия Гыйльмегани кызына карата РФнең Җинаятьләр Кодексының 285 маддәсенең 1нче кисәге буенча ачылган җинаять эшен тикшерү эшләре төгәлләнде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2007 елда Л.Шәйгәрданова, үзе директор булып эшләгән вакытта, кызы А.Ф.Шәйгәрданованы музейга эшкә ала. 2010 елның июль ае ахырында А.Ф.Шәйгәрданова эзсез югала, ә шул ук елның 1 августында аның мәете Мәскәү шәһәрендә табыла.
Әмма Л.Г.Шәйгарданова, үзенең хезмәт вәкәләтләреннән явызларча файдаланып, кызы вафат булу сәбәпле, аны эштән азат итү турында боерык чыгармый, А.Ф.Шәйгәрдановага хезмәт хакын исәпләп баруны дәвам итә. Нәтиҗәдә, А.Ф.Шәйгәрдановага хезмәт законында каралган хезмәт хакы, премия һәм башка түләүләр саналып барылган. А.Ф.Шәйгарданова исеменә 2010 елның 1 августыннан алып 2012 елның 12 сентябренә кадәр исәпләнелгән 178 мең 162 сум 37 тиен күләмендәге әлеге акчаларны Л.Г.Шәйгәрданова музей бухгалтериясеннән алып барып, үз мәнфәгатьләренә файдаланган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев