Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хөкем карары җинаятьчегә чыгарыла – дус та, таныш та, туган да юк бу очракта

Судлар гражданнарның үз хокукларын суд аша яклавын тәэмин итүче орган булып тора. Башкача хәл итү юлы булмаса, килеп туган бәхәсле очрак буенча кеше судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Суд аны гадел һәм объектив чишәргә бурычлы. Район судында җинаять, гражданлык һәм административ хокук бозу турындагы эшләр карала. Бу елдан башлап, 2012 елның...

Судлар гражданнарның үз хокукларын суд аша яклавын тәэмин итүче орган булып тора. Башкача хәл итү юлы булмаса, килеп туган бәхәсле очрак буенча кеше судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Суд аны гадел һәм объектив чишәргә бурычлы.
Район судында җинаять, гражданлык һәм административ хокук бозу турындагы эшләр карала. Бу елдан башлап, 2012 елның 8 июнендә кабул ителгән 65 санлы федераль закон нигезендә, вак хулиганлык гамәлләре кылу, пикет һәм митинглар оештыру, закон саклау органнарында эшләүчеләрнең законлы таләпләренә буйсынмау, экстремист материаллар җитештергән өчен төзелгән административ эшләр дә район судында карала.
2013 елның 1 гыйнварыннан җинаять эшләре Югары судта апелляция тәртибендә карала башлады. Әлегә кадәр гражданлык эшләре буенча гына апелляция инстанциясе эшли иде. Апелляция тәртибендә карау - ул район судында каралган һәм закон көченә кермәгән эшне яңадан тикшерү, яклар тарафыннан өстәмә рәвештә китерелгән дәлилләрне өйрәнеп, яңа карар кабул итү. Әлбәттә, моның өчен нигез булуы кирәк.
Суд карарының законлы, нигезле һәм гадел булуын тикшерү апелляциянең төп билгесе булып тора. Апелляция шикаятьләре Югары судка район суды канцеляриясе аша җибәрелә.
Узган ел район судында 67 җинаять эше,
618 гражданлык эше, 8 административ хокук бозу турындагы эш каралды.
Җинаять эшләренең күбесе урлашу факты буенча кузгатылган. Шулай да, 2011 елда бу төр җинаятьләр буенча 38 эш каралган булса, 2012 елда бу сан 26ны тәшкил итә.
Кешенең сәламәтлегенә авыр һәм уртача тән җәрәхәте ясаган өчен каралган эшләрнең саны арту аяныч. 2011 елда ҖКның 111, 112 маддәләре буенча 5 эш каралган, ә узган ел - 10. Җинаять кылуга китергән төп сәбәп - эчүчелек. Аракы эчкән кеше, бу минем әтием яки энем, абыем, дип тормый, иң авыр җинаятьне эшли. Нәтиҗәдә якын кешесенең гомере өзелә.
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 30 гыйнвар, 2013 7 (9752) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев