Актаныш

Хокуклар бозылмасын

Гадел булмаган сатучыларның эше нәтиҗәсендә, сыйфатлы сәүдә хезмәте бүген бик күп кыенлыклар кичерә. Кулланучының хокукларын яклау кулланучыга төрле хезмәт күрсәткәндә, товар сатып алганда сатучы алдына куелган бурыч булып тора. Кулланучылар хокукларын яклау Рәсәйдә ел саен 15 март көнне билгеләп үтелә. Аның темасы һәр елны үзгәреп тора. Шул уңайдан, Яр Чаллы...

Гадел булмаган сатучыларның эше нәтиҗәсендә, сыйфатлы сәүдә хезмәте бүген бик күп кыенлыклар кичерә. Кулланучының хокукларын яклау кулланучыга төрле хезмәт күрсәткәндә, товар сатып алганда сатучы алдына куелган бурыч булып тора. Кулланучылар хокукларын яклау Рәсәйдә ел саен 15 март көнне билгеләп үтелә. Аның темасы һәр елны үзгәреп тора. Шул уңайдан, Яр Чаллы шәһәре буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизовага мөрәҗәгать иттек.
- Луиза Мәхияновна, быел Кулланучылар хокукларын яклау көне нинди исем астында узды?
- Быел бу көн "Телефон хезмәте буенча үзебезнең хокукларны ныгытыйк! Мобиль элемтә хезмәтен кулланучыга дөрес хезмәт күрсәтү" дигән исем астында узды. Чөнки гади кулланучы мобиль элемтә индустриясендә алдау, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү кебек гаделсезлекләр белән бик еш очраша.
Бүген җир шарында 7 миллиардка якын кеше мобиль элемтә хезмәтеннән файдалана. Аның нинди генә төрләре барлыкка килми, телерадиокоммуникация хезмәтенең киң җәелүе яңа төр алдынгы техник чаралар барлыкка килү белән аңлатыла.
Шуңа күрә дә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне халыкның бу сферада булган мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларның проблемаларын хәл итеп, кулланучының бу өлкәдә белемен күтәрү максатыннан үткәрелә дә инде.
- Хәзерге көндә кеше өчен мобиль элемтә хезмәте беренче урында тора. Бу хезмәтне күрсәтүче компанияләр тарафыннан кулланучылар хокукларының бозылу очраклары да бик күп: кешенең счетыннан законсыз акча югалту, мобиль элемтә хезмәтендәге үзгәрешләрне кулланучыга вакытында җиткермәү, элемтәнең бик начар ишетелүе һәм башка очракларны санарга мөмкин. Мондый очракларда кеше кая мөрәҗәгать итә ала?
- Кулланучыга бу төр хезмәт күрсәтүдә кыенлыклар туганда, аның хокукларының бозылу очраклары теркәлгәндә, район җирлегендәге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге хезмәткә 3-09-62 телефоны аша мөрәҗагать итәргә мөмкин.
- Сез аларга ничек ярдәм итәсез?
- Без, үз чиратыбызда, һәрбер мөрәҗәгатькә уңай килеп кулланучыга дәгъва хаты, дәгъва гаризасы тутырырга ярдәм итәбез.
- Андыйлар күпме?
- 2013 елда һәм быелның ике аенда, безгә ярдәм сорап, 14 кеше мөрәҗәгать итте.
- Аларның дәгъвалары канәгать-ләндерелдеме?
- Әйе, безнең оешмага мөрәҗәгать иткән күп кенә кулланучы сыйфатсыз товар сатып алган өчен акчаларын кире кайтарып алды, яки сыйфатлы товарга алыштыру мөмкинлегеннән файдаланды. Моңа өстәп шуны әйтәсе килә: без барыбыз да - кулланучылар. Безнең 8 төрле хокукыбыз бар, шулар эченнән, тиешле мәгълүмат алуга, сәламәтлек өчен зыянсыз товар яки хезмәткә, сайлап алу мөмкинлегебез һәм сүзебезне ишеттерү хокукыбыз (право быть услышанным) закон нигезендә ассызыклана. Аңа өстәп, күрсәтелгән зыянны каплатуга, кулланучы белеменә, төп максатка ирешү һәм сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокукыбыз бар икәнен дә истән чыгармасак иде.
Бер-береңне хөрмәт итеп, закон кушканча эшләргә өйрәнүне һәркем үз максаты итеп куйсын иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: