Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иң күп җинаятьләр Актаныш, Чалманарат, Актанышбаш, Пучы, Аеш җирлекләрендә ясалган (авыл җирлекләренең 2015 елдагы эшчәнлеге 3)

Полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәһим Нуриев районда тәртип торышы белән таныштырды. 2015 елда ясалган җинаятьләр санының 2014 елдагыга караганда артуы күзәтелгән. Бу вак җинаятьләр бәрабәренә булган. Иң күп җинаятьләр Актаныш, Чалманарат, Актанышбаш, Пучы, Аеш җирлекләрендә ясалган. Фәһим Нуриев әйтүенчә, җирлекләрдә участок инспекторлары тарафыннан шактый җинаятьләр ачылган. Ләкин...

Полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәһим Нуриев районда тәртип торышы белән таныштырды. 2015 елда ясалган җинаятьләр санының 2014 елдагыга караганда артуы күзәтелгән. Бу вак җинаятьләр бәрабәренә булган. Иң күп җинаятьләр Актаныш, Чалманарат, Актанышбаш, Пучы, Аеш җирлекләрендә ясалган.
Фәһим Нуриев әйтүенчә, җирлекләрдә участок инспекторлары тарафыннан шактый җинаятьләр ачылган. Ләкин халыкның да уяурак, үз җирлекләрендәге тәртипкә битараф булмаулары сорала. Шул максаттан халык дружиналары оештыру бурыч итеп куела. Әлеге дружинага җирлекнең иң актив 6-9 кешесен кертергә кирәк диелде.
- Без болай да рейдларга даими чыгып торабыз, - диде авыл башлыклары.
Ләкин укытучылар һәм авыл җирлеге башлыклары тарафыннан оештырылучы рейдлар барышында җирлекнең барлык объектлары да каралмый. Нигездә балалар йөри торган урыннар күз уңында була. Ә халык дружиналары инспекторлар белән берлектә хуҗалыкның ындыр табагын да, ферма араларын да күз уңында тотарга тиеш булалар. Шулар нәтиҗәсендә, җинаятьләр саны да кимер дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев