Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җиде яшьлек бала әти-әнисе сатып алган карбызны ашаганнан соң хастаханәдә үлгән — сәбәп карбыздамы?

Ведомство мәгълүматлары буенча, 10 июньдә малайны кискен агулану билгеләре белән Кемеров өлкәсенең Анжеро-Судженск хастаханәсенә алып киләләр.

Баланың хәле начарланганнан соң, аны Кемерово хастаханәсенең реанимациясенә күчерәләр. 

Тикшерү баланың кисәк агулануы башка сәбәпләр белән бәйле булырга мөмкин дип исәпли. Белгечләр әле берничә эчке органга зыян салырлык кискен эчәк инфекциясе ни сәбәпле килеп чыгуын өйрәнә.

Карбыз сатылган «Светофор» кибете директоры үзенең продукциясендә шикләнмәвен белдергән. Аның сүзләренчә, азык-төлекне контрольдә тоту барлык этапларда да оештырылган, соңгы көннәрдә күп кенә карбыз сатканнар, әмма беркем дә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итмәгән. Экспертизага алынган өлгеләр нәтиҗәләрен тыныч көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев