Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Игътибар: балалар!“

Агымдагы елның 9 ае эчендә республикада балалар катнашында 470 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 17 баланың гомере өзелде, 485 бала төрле дәрәҗәдә яралар алды. Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда үлүчеләр саны кимрәк, ләкин балалар катнашында аварияләр, аларда җәрәхәт алучы балалар күбрәк. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгучы балаларның күпчелеге 7-14 яшькә туры килә-...

Агымдагы елның 9 ае эчендә республикада балалар катнашында 470 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 17 баланың гомере өзелде, 485 бала төрле дәрәҗәдә яралар алды. Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда үлүчеләр саны кимрәк, ләкин балалар катнашында аварияләр, аларда җәрәхәт алучы балалар күбрәк. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгучы балаларның күпчелеге 7-14 яшькә туры килә- 236 бала, 7 яшькәчә - 140 бала, 14 яшьтән 16 яшькә - 109 бала. Теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең 239ы җәяүле балалар катнашында булган, аларда 8 бала үлгән, 236 бала яралар алган. Пассажир балалар катнашында 173 авария килеп чыккан, аларда 9 баланың гомере өзелгән, 190 бала яраланган. Велосипедчы балалар катнашында 37 авария булган, аларда 38 бала яралар ала. Мопед белән хәрәкәт итеп - 15, мотоцикл белән идарә итеп 6 бала яралана.
Транспорт чаралары белән идарә итүче шоферлар гаебе белән 345 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыга. Балаларның үз гаебе белән - 125 авария. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында 1-10 ноябрь көннәрендә "Игътибар:балалар!" Бөтенроссия профилактик чарасының III этабы үтә. Чара барышында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаган балалар белән эшләүче хезмәткәрләре, рейдлар үткәреп, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучыларны ачыклаячаклар. Юл кагыйдәсен бозучы балаларның әти-әниләренә карата, тиешле тәрбия бирмәгәннәре өчен, административ беркетмәләр төзеләчәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар, юл хаталарны кичерми. Юл кагыйдәләрен белү генә җитми, аларны үтәргә дә кирәк. Балалар, каникулларыгызны имин үткәрегез. Хәерле юллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев