Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Игътибар: балалар“ акциясе башланды

15 майдан 15 июньгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар: балалар" профилактик акциясенең беренче этабы уза. Әлеге акция барышында юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәрелә. Шулай ук, әти-әниләр...

15 майдан 15 июньгә кадәр Бөтенроссия күләмендә "Игътибар: балалар" профилактик акциясенең беренче этабы уза.
Әлеге акция барышында юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучыларның тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәрелә. Шулай ук, әти-әниләр белән җыелышлар вакытында иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану кирәклеге аңлатыла.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлеләрне үткәрмәгән, балаларны махсус урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыклыйлар, шулай ук, юл кагыйдәсен бозучы жәяүлеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, махсус юл йөрү таныклыгы булмаган һәм 16 яше тулмаган, мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калмаячаклар.
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 135 юл фаҗигасе булды, аларда 4 баланың гомере өзелде, 138 бала төрле тән җәрәхәтләре алды. Җәяүле балалар катнашында барлыгы 78 очрак теркәлгән, аларда 1 баланың гомере өзелә, 80е тән җәрәхәтләре ала.
4 май көнне Актаныш - Пучы юлының 23 километрында 1978 елгы җиңел машина шоферы тиешле тизлек режимы сакламау сәбәпле, юл читенә чыгып әйләнә. Нәтиҗәдә, янында утыручы 1978 елгы пассажир һәм арткы махсус автоурындыкта утыручы 2013 елгы бала тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылалар. Әлеге авариядә баланың автоурындыкка утыртылуы бик зур роль уйныйдыр. Чөнки ул авыр тән җәрәхәтләре алудан сакланып кала.
2013 елның 1 сентябреннән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә, административ штрафлар да артты, минималь штраф күләме - 500 сум. Юлны тиешсез урында чыккан җәяүлеләргә 500 сум түләргә туры киләчәк. Каеш эләктермәгән өчен - 1000, ә балаларны махсус утыргычка утыртмаган өчен 3000 сум штраф каралган (чагыштырмача 1 махсус утыргыч бәясе!)
Хөрмәтле ата-аналар! Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсе сезне һәм балаларыгызны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Балаларыгызны мопедларда, скутерларда, квадроциклларда җилдерүдән, велосипедларда машина йөри торган юлларда йөрүдән тыйсагыз иде. Үзегез дә юл кагыйдәләренә битараф булмагыз, балаларга үрнәк күрсәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев