Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ИГЪТИБАРЛЫ БУЛЫГЫЗ: Актаныш урамнарында "Туктап тору тыела" дигән юл билгеләре урнаштырылды (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Актаныш авыл җирлеге Советы карары нигезендә,юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Актанышта 1 октябрьдән яңа юл билгеләре куелды. Нәтиҗәдә, хәзер Тынычлык урамының мәдәният йорты белән үзәк базар капкасы аралыгында туктап тору һәм машина кую тыела. Ике яклап та куелган "Туктап тору, машина кую тыела" билгеләр автомобиль йөртүчеләрне нәкъ шул хакта...

Актаныш авыл җирлеге Советы карары нигезендә,юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Актанышта 1 октябрьдән яңа юл билгеләре куелды.
Нәтиҗәдә, хәзер Тынычлык урамының мәдәният йорты белән үзәк базар капкасы аралыгында туктап тору һәм машина кую тыела. Ике яклап та куелган "Туктап тору, машина кую тыела" билгеләр автомобиль йөртүчеләрне нәкъ шул хакта кисәтә.
Актаныш районына ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре автомобильчеләргә юл билгеләрен тиешенчә үтәргә киңәш итә. Транспорт чараларының туктап тору яисә озак вакытта туктап тору кагыйдәләрен бозу административ хокук бозу булып санала - шуны онытмагыз!
Районның ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре бүген яңа юл билгеләре урнаштырылган урында рейдта булырга өлгерде инде. Ни кызганыч, "Туктап тору, машина кую тыела" билгеләренә руль артында утыручы кайбер гражданнар әллә ни игътибар итеп тормады. Андый иптәшләргә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан беркетмә төзелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев