Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Иминият фонды шифаханәләргә юлламаны җылы якларга да бирә

Инвалид балалар һәм гражданнар, социаль пакеттан баш тартмаган очракта, шифаханәләргә юллама белән тәэмин ителәләр. Моның өчен район иминият фондына килеп гариза язарга кирәк.

                2021 елда иминият фондына юллама сорап 48 гариза кергән. 81 кеше шифаханәләргә җибәрелгән. Юлламалар тирә-яктагы Чаллы, Казан тирәсендәге шифаханәләргә бирелә, шулай ук җылы якка да путевкалар була. Инвалидка нинди профиль буенча дәвалану кирәк, юллама шуны күздә тотып бирелә. Бу хакта журналистларга район иминият фонды белгече Гөлнара Хөсәенова сөйләде.
              2021 елда социаль иминият фондына 176 инвалидтан гариза кергән. Күпләр шәхси реабилитация программасында каралган техник чаралар сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Декабрь аенда ук, март аендагы ихтыяҗны да исәпләп, подгузникларга мохтаҗларның өйләренә китерелгән. Гөлнара Хөсәенова 2022 елдан башлап инвалид коляскалары, колак аппаратлары кебек техник чаралар өчен сертификат кына биреләчәген әйтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев