Актаныш

Җир файда китерсен

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар, финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмичә ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды. Мондый җирләр бигрәк тә шәhәр тирәсендәге hәм нефть...

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар, финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар.
Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмичә ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды. Мондый җирләр бигрәк тә шәhәр тирәсендәге hәм нефть чыгарылучы районнарда күп. Алар арасында вак фермер хуҗалыклары да, шәхси эшмәкәрләр дә, эре инвесторларның җирләре дә бар.
Ил җитәкчелеге hәм хөкүмәте тарафыннан, авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында кулланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Боларга түбәндәге билгеләр керә:
- сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый: вак агачлар, куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган;
- печәнлекләрдә печән чабылмый;
- культуралы печәнлекләрдә печәннең 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били;
- көтүлек җирләрендә көтү йөртелми.
Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенә республикада мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау, хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары), авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса, административ җаваплылык каралган.
2014 елдан бу төр хокук бозуларга штраф күләме тагын да артты. Хәзер ул җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә:
- гражданнарга җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты (әмма 3 мең сумнан да ким түгел);
- вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел);
- оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел).
Җир участокларының кадастр бәясе артып тору җир хуҗаларына кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен саклауның мәгънәсе бармы соң дигән сорау тудыра. Бу очракта җир файда түгел, зыян гына китерәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: