Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Июль аенда районыбызда кылынган урлашулар

- Июль аенда электән дә караклык буенча хөкем ителгән 1996 елгы гражданин Иске Сәфәр авылында "Саф" хуҗалыгына караган парк территориясеннән комбайн компрессоры урлый. Килгән зыян 24080 сум. - 1 июль көнне 13 сәгатьләр тирәсендә Мари Суксу авылында яшәүче 1963 елгы граждан 1993 елгы авылдашының йортында куртка кесәсеннән акчасы беләнбергә янчыгын...

- Июль аенда электән дә караклык буенча хөкем ителгән 1996 елгы гражданин Иске Сәфәр авылында "Саф" хуҗалыгына караган парк территориясеннән комбайн компрессоры урлый. Килгән зыян 24080 сум.
- 1 июль көнне 13 сәгатьләр тирәсендә Мари Суксу авылында яшәүче 1963 елгы граждан 1993 елгы авылдашының йортында куртка кесәсеннән акчасы беләнбергә янчыгын урлый. 12500 сум зыян килә.
- 9 июль көнне Бакалы районында яшәүче 1963 елгы гражданка Яңа Байсар авылы кешесенен йортына законсыз рәвештә үтеп кереп, планшет урлый.
- 14 июль көнне Актанышта яшәүче 1961 елгы гражданин Тынычлык урамы, 20 йорт каршыннан бензин чапкыч урлый.
- 19 июльгә каршы төндә Актаныш авылы, Ленин проспекты 91 йорт подъездыннан "Форвард" маркалы велосипед урлыйлар.
- 20 июльгә каршы төнне Иске Сәфәр авылында шәхси хуҗалык алдында калдырган автомашинадан 13 мең сум акча урлыйлар.
- 22 июль көнне Иске Байсар авылында яшәүче 1991 елгы гражданин "Татэнергострой" оешмасына караган агач электр баганаларын урлый.
- 31 июль көнне Актанышта яшәүче граждан Чөгәнә авылы янындагы күл буенда 1988 елгы гражданның "Айфон" смартфонын урлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев