Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кабат исерек хәлдә руль артына утыручы 7 райондашыбызга карата җинаять эше кузгатылган (ФАКТЛАР)

Спиртлы эчемлекләр кулланган өчен транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителеп тә, кабат исерек хәлдә руль артына утыручылар РФ Җинаять кодексы нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла. Җәмәгать суды тарафыннан андыйлар 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штрафка тартылалар, яисә, мәҗбүри эш сәгате билгеләнә, һәм тагын башка төрле җәзалар каралган. Мондый...

Спиртлы эчемлекләр кулланган өчен транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителеп тә, кабат исерек хәлдә руль артына утыручылар РФ Җинаять кодексы нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла. Җәмәгать суды тарафыннан андыйлар 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штрафка тартылалар, яисә, мәҗбүри эш сәгате билгеләнә, һәм тагын башка төрле җәзалар каралган. Мондый 7 очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче турында мәгълүматы булган райондашларның, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, 112, 02, 3-04-02 телефоннары аша район полиция бүлегенә шалтыратуын сорыйбыз.
- 4 гыйнвар көнне Актанышта яшәүче 1963 елгы граждан исерек хәлдә кабат машина белән идарә иткәндә тоткарлана.
- Руль артына янә эчкән хәлдә утырган йөртүче, Мәскәү-Уфа трассасында юл-транспорт һәлакәте ясап, пассажирының үлеменә сәбәпче булды.
- 13 гыйнвар көнне трассаның 1137 нче чакрымында транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, тагын эчкән хәлдә руль артына утырган кеше авария ясый. Үзе, пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
- 19 март көнне Актанышта яшәүче 1978 елгы граждан иртәнге сәгать 3тә Актаныш урамында исерек хәлдә машина йөртә. Юл-патруль хезмәте инспекторы тарафыннан вакытында чара күрелә.
- 3 апрель көнне 1980 елгы Актаныш кешесе урамда исерек хәлдә транспорт белән идарә итеп авария ясый.
- 16 апрель көнне 1996 елгы Тыңламас авылы кешесе эчкән хәлдә янәдән руль артына утыра.
- 18 апрель көнне 1995 елгы Пучы авылында яшәүче кабат эчкән хәлдә автомашина белән идарә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев