Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кабат мошенниклар турында

"Авито" сайты интернет кулланучылар өчен яхшы таныш. Кемдер теләгән әйберсен сатып ала, кемдер үзеннән арткан товарын сатуга куя. Мошенник-алдакчылар өчен дә шулай ук бик яхшы табыш чыганагы булып чыкты ул. Мәсәлән, "автомашина сатыла" дигән игъланны укый да алдакчы, кәрәзле телефон аша сатучы белән элемтәгә керә, нәкъ сатып алырга теләгән кеше...

"Авито" сайты интернет кулланучылар өчен яхшы таныш. Кемдер теләгән әйберсен сатып ала, кемдер үзеннән арткан товарын сатуга куя. Мошенник-алдакчылар өчен дә шулай ук бик яхшы табыш чыганагы булып чыкты ул. Мәсәлән, "автомашина сатыла" дигән игъланны укый да алдакчы, кәрәзле телефон аша сатучы белән элемтәгә керә, нәкъ сатып алырга теләгән кеше шикелле сөйләшә, берничә тапкыр шалтырата, ышанычка керә. Сатучы, товарын алучы табылу сөенеченнән, күрәсең, бу кеше мошенник булырга мөмкинлеген оныта. Мошенник кушкан һәр күрсәтмәне төгәл итеп башкара: банкка бара, банк картасына язылган саннарны әйтә, банк картасын банкоматка тыгып, исәп-хисап номерын, чит кеше белергә тиеш булмаган номер, саннарны әйтә...
Шушы гамәлләрдән соң сатучының банк картасындагы бар акчасы бик җайлап кына мошенник исәбенә күчә... Райондашларыбыз белән булган шундый күңелсез хәлләр турында район мәгълүмат чаралары аша сөйләгән булсак та, кызганыч, мондый җинаять корбаннары һаман очрый.
Түмержә авылында яшәүче 1967 елгы граждан "Авито" сайтына авыл хужалыгы техникасын сатуга куя. Игълан чыгуга, мошенниклар югарыда тасвир ителгән схема буенча аның банк картасыннан акча урлыйлар. Төрлечә яныйлар, шуннан соң гына зыян күрүче район полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Мошенниклар сатучы ролен дә оста башкаралар. Алар, сатучы буларак, сату-алу сайтларына игъланнар куялар. Мисалга, мошенник, ял йортына юллама сатыла дигән игълан куя. Шунда ук сатып алучы да табыла. Ул сатучы белән элемтәгә керә, тегесе әйткән исәп-хисап счетына яки кәрәзле телефон номерына акча күчерә. Бераздан сатучы белән элемтә өзелә, шуннан соң сатып алучы үзенең мошенник кармагына эләгүен аңлый.
Хөрмәтле райондашлар, уяу һәм игътибарлы булыгыз! 5 мең сумлык диван сатам дип, картагызда булган бөтен акчагыздан колак какмагыз. Яки, очсызга гына машина сатып алам дип, интернетка куелган һәр игъланга ышанып, әйткән номерга акча күчермәгез. Мошенниклар - чын психологлар, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җиңел һәм оста алдыйлар. Җиде кат үлчә, бер кат кис дигән мәкальне алыш-биреш эшләрендә аеруча истә тоту кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев