Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Качак малга закон бармы?

Аңламассың бу законнарны: берләре авыл кешесенә күпләп мал асрарга ирек бирә, икенчеләре мал асрауның ямен җибәрә. Ничекме? Тыңлаусыз сарыгы, кәҗәсе аркасында хуҗа кешегә кесә төбен әйләндереп салырга, барлы-юклы акчасыннан колак кагарга туры килә - чөнки закон шулай куша. Сарык кына түгел, сыеры да көтүдән качып, уҗымга керергә, яки ачык калган...

Аңламассың бу законнарны: берләре авыл кешесенә күпләп мал асрарга ирек бирә, икенчеләре мал асрауның ямен җибәрә. Ничекме? Тыңлаусыз сарыгы, кәҗәсе аркасында хуҗа кешегә кесә төбен әйләндереп салырга, барлы-юклы акчасыннан колак кагарга туры килә - чөнки закон шулай куша.
Сарык кына түгел, сыеры да көтүдән качып, уҗымга керергә, яки ачык калган капкадан чыгып китеп, басу ягына каерырга мөмкин. Терлеккә әмер биреп булмый. Тик менә шул терлекне асраучы кешегә закон бар. Аны үтәү мәҗбүри: сыер-сарыкларны урамда, ялан-кырда караучысыз йөртү тыела. Я ихатада гына асрарга, я көтүгә чыгарырга кирәк.
Муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләүче административ комиссиянең дүртенче утырышы 21 майда булып үтте. Анда шушы законның бозылуына юл куйган гражданнар чакырылган. Күпчелегенең маллары хуҗалык басуына кергән. Шуның аркасында хуҗа кешегә беркетмә төзелеп, эш адмкомиссиягә тапшырылган. Ә комиссия әгъзалары әлеге очракта әлеге гражданнарга карата административ чара күрергә бурычлы. Биредә кисәтү ясап кына, авыл кешесен җаваплылыктан коткарып калып булмый. 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф түләтәләр.
21 майда комиссиягә чакырылучыларга да әлеге чарадан котылу мөмкин булмады. "Капка ачык калган, сыерым үзем күрмәгәндә чыгып киткән", "Беренче тапкыр булды бу хәл, башка вакытта малны урамга караучысыз чыгарган юк" дигән җаваплар да һавада эленеп калды.
Нур Баян исемендәге хуҗалык басуына кергән сыерлары өчен бу көнне 5 кешегә карата административ чара күрелде. Хуҗалык җитәкчесе бу хәлгә күз йомып кала алмаган. Басу таптату элек-электән үк хупланмаган, хәзер дә күпме көч түгелгән җирдәге хезмәткә битараф калу гафу ителмәслек эш санала.
Богады авыл җирлегеннән бер үк кешегә 2 беркетмә төзелгән. Авыл башлыгының аңлатмасыннан аңлашылганча, бу хуҗаның сарыклары көтүдә түгел, иректә йөрергә ярата.
Актаныштагы күп фатирлы йорт янындагы газоннарга автомобилен куючылар да, җәмәгать урыннарында, тротуарларга бер төпчек тәмәкесен ташлаучылар да бу көнне 2 мең сум күләмендә штрафка тартылдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев