Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Каникуллар тыныч узсын: Балаларга игътибар җитәме?

Ел тәмамланырга санаулы гына вакыт калып бара. Һәр тармакта еллык эшчәнлеккә анализ ясала. РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенең 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.11 маддәсе нигезендә, төнлә комендант сәгатеннән соң урамда өлкәннәр озатуында йөрмәгән 18 бала тоткарланган. Аларның ата-аналары административ җаваплылыкка тартылган.

Ата-аналарның балигъ булмаган ул-кызларына карата тиешенчә тәрбия бирмәүләре, гомумән, үз бурычларын үтәмәү очраклары да урынлы борчу уята. Әлеге битараф гражданнарның саны 55 кә җиткән. РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча бу ата-аналар  административ җаваплылыкка тартылган.

2023 елгы хисап нәтиҗәләренә күз салсак, 8 балигъ булмаган бала һәм 20 ата-ана профилактик исәпкә  куелган. Аерым очракларга килгәндә, балаларыбыз һәм аларның ата-аналары белән әле безгә эшлисе дә эшлисе дияргә кала. урынлы борчу уята. Үзебезнекеләр генә түгел, кунакка кайтучылар да әти-әниләреннән читкә киткәч "ычкынып" ала.

Әйтик, Чаллы шәһәреннән һәм Тукай районыннан кунакка кайткан 2011 нче һәм 2013 нче елгы ике яшүсмер Уразай авылында урнашкан «Нур» ҖЧҖ МТП территориясенә үтеп керәләр. Мондагы машина-трактор детальләреннән аларның күзләре камаша. Озак уйлап тормыйча, егетләр комбайн тәгәрмәченең камерасын урлыйлар. Бу яшүсмерләргә карата тутырылган протоколлар аларның яшәү адресы буенча тәртип сакчыларына җибәрелгән.

Полиция хезмәткәрләре балалар җинаятьчелегенең барлыкка килү сәбәпләрен анализлаган һәм шундый нәтиҗәгә килгән:  яшүсмерләр тәрбияләнә торган гаилә шартлары һәм яшәү рәвеше, уңайсыз көнкүреш тирәлеге; җаваплы даирә вәкилләре тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау чараларының системалы эшчәнлек алып бармавы;

-ММЧ һәм интернетның тискәре йогынтысы;

- өлкәннәрнең яман гадәтләргә әйдәкләве; 

-балигъ булмаганнарның тирә-юньдәгеләргә карата агрессивлыгы, аларның әхлакый карашларының деформациясе аркасында балаларның тәртибе үзләренә, ата-аналарына, җәмгыятькә зыян сала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев