Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

“Кара исемлек” камчысы тиз эләктерә

Административ комиссиянең Татар Суыксу авыл җирлегендәге рейдлары апрель ахырында һәм май башларында оештырылды. Нәтиҗәдә, бик күп кимчелекләр ачыкланып, 16 шәхси йорт хуҗасына беркетмәләр төзелде. Әлеге эш материаллары комиссия утырышында каралды. Кагыйдәләрне белмәү җаваплылыктан коткармый Утырышка административ тәртип бозучылар үзләре дә чакырылган иде. Күпчелеге җитешсезлекләрне бик тиз арада төзәтүләрен әйттеләр, башка...

Административ комиссиянең Татар Суыксу авыл җирлегендәге рейдлары апрель ахырында һәм май башларында оештырылды. Нәтиҗәдә, бик күп кимчелекләр ачыкланып, 16 шәхси йорт хуҗасына беркетмәләр төзелде. Әлеге эш материаллары комиссия утырышында каралды.
Кагыйдәләрне белмәү җаваплылыктан коткармый
Утырышка административ тәртип бозучылар үзләре дә чакырылган иде. Күпчелеге җитешсезлекләрне бик тиз арада төзәтүләрен әйттеләр, башка вакытта андый хәлне кабатламаячакбыз дип ышандырдылар.
Административ комиссия әгъзалары рейдлар вакытында күзәтелгән кимчелекләрне фотога төшереп алалар.Ул сурәтләрдә салам-печән калдыклары, җыештырылмаган чүп-чар өемнәре, тимер-томырлар, кош-корт оялары бик күңелсез булып күренеп тора. Комиссия утырышында карау, ниндидер чара куллану өчен болар төп дәлилләрнең берсе булып санала. Җирлек башлыгының да фикере исәпкә алына. Шуңа күрә алар да утырышка чакырыла. Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов та соңарып булса да килеп җитте һәм комиссиянең карарлары белән килешүен белдерде.
- Авылларыбызның чисталыгын, төзеклеген кайгырту - безнең уртак эшебез. Шуңа күрә административ комиссиянең җирлекләргә чыгып үткәрелгән рейдларына бер дә каршы түгелмен. Авылыбыз урамнары әллә кайдан көлеп торса, матурлыгы белән кунакка килүчеләргә генә түгел, шушы җирлектә яшәүчеләрнең үзләренә дә күңелле бит, - диде ул.
"Ишегалдында урын юк, шуңа күрә урам якка куеп тордык", - диләр чакырылучыларның күпчелеге. Сүз капка төбендә, койма буенда, бакча артында торган ватык, яисә озак вакыт кулланылмаган техника, авыл хуҗалыгы техникасы кирәк-ярагы, төзелеш материаллары турында бара. Монысына каршы килүче дә юк. Бары тик җирлек Советының вакытлыча урма якка куеп торырга рөхсәт биргән язмача белешмәсе генә кирәк. Мондый белешмә булганда административ комиссия әгъзалары да килеп "бәйләнә алмый".
"Белмәдек бит", - дигән сүз генә бернинди җаваплылыктан да коткармый.
Кисәтүдән соң да, җыештырырга ашыкмаучылар районның төзеклеген тәэмин итү кагыйдәләренә буйсынмаганнары өчен административ чарага тартылдылар, законда каралган минималь күләмдә ягъни 2 шәр мең сум күләмендә штраф түләтү турындагы карарга киленде.
Чүп-чар яндырганыңны да күзәтеп кенә торалар
Яз көне чүп-чарны кайда телисең - шунда яндыру гадәте нык тамыр җәйде бездә. Ләкин бу кискен тыела. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңларга теләмәүчеләр әле дә очрап тора. Хәтта балалар учреждениеләре яннарында чүп-чарга ут төртү, яндыру күренешләре бар. Административ комиссия әгъзалары гына түгел, экологлар да авылларда, шәхси предприятиеләрдә үз күзәтүләрен алып бара. Алардан кергән эш материаллары күпләрнең йөзен кызартырга өлгерде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев