Актаныш

Каракның бүреге янамы?

Район судында карала торган җинаять эшләренең иң күбесе, мөгаен, караклык буенчадыр. Быелның 8 аенда гына да судьялар тарафыннан 15 эш каралган. Әлеге эшләрне күздән кичергәндә шактый гына кызыклы мәгълүматларга да тап булдым. Юкка гына күршең үзеңнән яхшырак булсын димиләр икән бит, дигән уй үтте баштан. Иске Богады авылында яшәүче өч...

Район судында карала торган җинаять эшләренең иң күбесе, мөгаен, караклык буенчадыр. Быелның 8 аенда гына да судьялар тарафыннан 15 эш каралган.
Әлеге эшләрне күздән кичергәндә шактый гына кызыклы мәгълүматларга да тап булдым. Юкка гына күршең үзеңнән яхшырак булсын димиләр икән бит, дигән уй үтте баштан.
Иске Богады авылында яшәүче өч күрше дә, бәлки, бер-берсе белән бик дус, тату булганнардыр. Әмма шайтан коткысына бирелеп, араларыннан кара мәче узган, эшләре судка ук барып җиткән. Хәер, бу хакта тулырак аңлату кирәктер.
Гыйнвар аенда Т.Р. күршесе И.И.нең мунча верандасыннан 40 литрлы фляганы урлап чыга. Аңа карата җинаять эше кузгатыла. Озак та үтми, З.С. күршесе Т.Р.ның өенә кереп, дустының йоклап китүеннән файдаланып, аңлы рәвештә телевизорын алып чыгып китә. Т.Р.ның йокыдан торгач нинди хисләр кичерүен күзаллау авыр түгел. Үзе күптән түгел күршесенең милегенә кул сузган булса, хәзер аны ярык тагарак янында калдырганнар бит. Бигрәк тә, аралашып яшәүче, дус булып йөрүче күршең шундый адымга барсын әле?! Әлбәттә, бик авыр була аңа. Үзен судка биргән кебек, ул да З.С. турында полиция вәкилләренә әйтми булдыра алмый. Чөнки хәзер яңа телевизор алу бик кыйммәткә төшә, бигрәк тә пенсиядәге кеше өчен. З.С.га карата да җинаять эше кузгатыла. Шул рәвешле Т.Р. бер үк вакытта гаепләнүче дә, зыян күрүче дә була. Бер-бер артлы суд була. Суд карары нигезендә гаепләнүче З.С.га 320 сәгать мәҗбүри эш җәзасы бирелә, Т.Р.га 5 мең сум күләмендә штраф салына.
Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының милеккә каршы җинаятьләр турындагы 21 нче бүлеге хакында район судьясы ярдәмчесе Эльмира Авзаловадан тулырак аңлатуын үтендек.
- Милеккә каршы җинаятьләрнең гадәти һәм иң киң таралганнары - урлашулар. Урлашулар предметы булып чит мөлкәт тора. Урланган мөлкәтнең бәясенә карап закон вак, "гади", зур һәм аеруча зур күләмдә урлашуны аера. Милеккә каршы җинаятьләр арасында билгеле урында караклык тора. Караклык өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.27 маддәсе буенча, бәясе 2500 сумнан артмаган чит мөлкәтне вак урлау өчен административ штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ арест яисә мәҗбүри эшләр каралган. Россия Федерациясе җинаять кодексы буенча, караклыкны ни рәвешле кылганга карап җинаятьнең авырлыгы да үзгәрә.
- Әйтик…
- Караклыкны алдан килешенгән затлар төркеме, бинага йә әйбер саклана торган башка урынга законсыз үтеп кереп, гражданга шактый зыян китереп, зыян күрүченең киеменнән, сумкасыннан яисә кулындагы башка йөгеннән урлаган өчен максималь җәза итеп биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Торакка законсыз үтеп кереп, зур күләмдә караклык кылган өчен җәза күләме исә тагын да зуррак. Ә оешкан төркем, аеруча зур күләмдә яшерен рәвештә чит мөлкәтне урлаган өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.
- Район судында караклык буенча каралган эшләрнең күләме артугамы, әллә кимүгәме?
- Караклык буенча каралган җинаять эшләренең саны бер тирәдә тибрәлә. 2015 елның 8 аенда шундый 18, шул ук вакыт эчендә 2016 елда -14, быел 15 эш каралган. Кеше ни өчендер чит милеккә кул сузудан туктамый. Алар кеше әйберен урлаганда, бәлки тотылмабыз, дип уйлый торганнардыр. Ләкин каракның бүреге яна, диләр бит. Шулай булгач, алар барыбер фаш ителми калмый. Дөрес, караклык буенча ачылмый калган җинаять эшләре дә бардыр. Әмма күпчелек очракта урлашучы барыбер табыла һәм тиешле җәзасын да ала.
- Рәсәй Федерациясе Җинаять кодексының 21 нче бүлегендә мошенниклык дигән 159 нчы, талау дигән 161 нче, юлбасарлык дигән 162 нче, куркытып алу дигән 163 нче, алдау яисә ышанычка керү юлы белән мөлкәти зарар китерү дигән 165 нче маддәләр дә бар. Димәк, урлашу бер төрле генә түгел…
- Чыннан да, халык телендә урлашу булып кына йөрсә дә, закон нигезендә урлашу кылу ысуллары буенча берничә төргә бүленә: яшерен рәвештә (караклык), ачыктан-ачык (талау), алдау яисә ышанычка керү юлы (мошенниклык), кеше гомеренә яисә сәламәтлегенә куркыныч булган көч кулланып йә андый көчне куллану белән янап һөҗүм итү (юлбасарлык), гаепле зат карамагындагы чит мөлкәтне үзләштерү яисә өскә чыгару (растрата) юлы белән. Мошенниклык үзе 6 махсус төргә бүленә. Караклык һәм мошенниклыктан кала милеккә каршы башка төр җинаять эшләре сирәк керә. Мисал өчен, 2016 елда талау буенча - 1, юлбасарлык буенча 1 эш каралган, быел андый эшләр судка кермәде. Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле, дигән әйтем бар бит. Минем, мөмкинлектән файдаланып, район халкына үз әйберләрегезгә җаваплырак карагыз, каядыр киткәндә ишекләрегезне, сарайларыгызны бикләмичә йөрмәгез, диясем килә. Чөнки үзенең яшәү рәвешен урлашудан башка күз алдына китермәгән кешеләр бар. Алар бер җәзасын үтәгәч, шул юлга тагын баса. Бары тик саклык һәм уяулык кына әйберләрегезне югалтуга юл куймас.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: