Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Картаны һәм андагы акчаларны ничек сакларга- киңәшләрне якыннарыгызга да җиткерегез

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, СІ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели.

Цифрлы технологияләр координаль рәвештә түләүләр, кредит алу, иминиятләштерү формаларын үзгәртә. Цифрлы хезмәтләр һәм финанс технологияләре бөтен дөньяда сизелерлек үзгәрешләр барлыкка китерде. Банкоматлар, банк һәм банк булмаган терминаллар — үз-үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмалары, сатучы катнашыннан башка товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен акча түләү, яки банк кассиры катнашыннан башка акчаны алу — болар барысы да безнең гадәти тормышыбызны нык үзгәртте. Мобиль банк, интернет-банк — кулланучыга үзенең банк һәм карта счетларының торышын дистанцион рәвештә контрольдә тотарга, шулай ук өйдән чыкмыйча, компьютер, планшет, кәрәзле телефон ярдәмендә түләүләр, күчерүләр һәм сатып алулар башкарырга мөмкинлек бирә торган программа продуктлары. Электрон акча — цифрлы түләү чаралары. Аларны куллану өчен электрон кошелек — банк счетының үзенчәлекле аналогы кирәк. Электрон акча ярдәмендә кулланучы интернет-сатып алу өчен түли, акчалата күчерүләр һәм түләүләр башкара ала. Бу барлык яңа һәм уңайлы финанс инструментлары гына түгел, финанс мошенникларының активлашуы вакыты да булып тора һәм боларның барысын да исәпкә алырга кирәк.

Ел саен банк хезмәтләреннән файдаланучылар саны арта бара, ә 2024 елга цифрлы банк хезмәтләреннән файдаланучылар саны 3,6 миллиард кешедән артып китәчәк, димәк, финанс алдаулары куркынычы да артырга мөмкин. Финанс оешмалары клиентларга хезмәт күрсәтүдән ничек нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалану турында аңлатмый һәм карта хуҗалары өчен куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләре булган белешмәлекне куймый.

Картаны һәм андагы акчаларны ничек сакларга соң? Киңәшләребезне якыннарыгызга да җиткерегез!

— PIN-кодны яттан өйрәнегез, әгәр дә хәтердә калдыра алмыйсыз икән, аны кәгазьгә теркәп куегыз, әмма карта янында сакламагыз;

— өченче затларга PIN-кодны, аның гамәлдә булу срогы һәм кемгә теркәлгән булуын әйтмәгез;

— онлайн сатып алулар өчен хезмәт хакы карталарын кулланмагыз;

— бары тик банк офислары эчендә яки видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган саклана торган нокталарда урнашкан банкоматларны сайлагыз;

— банкоматларның шикле модельләреннән файдаланмагыз. Ә картаны терминалга керткәнче, аны игътибар белән карагыз;

— банкоматта PIN-кодны җыйганда клавиатураны кул белән капларга, чиратта торган кызыксынучы кешеләрне читкәрәк китеп торырга сорарга оялмагыз;

— әгәр дә сез картагызны югалтсагыз, аның реквизитларын өченче затлар белгән булырга мөмкин дип уйласагыз, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итегез һәм аның эшчәнлеген туктатыгыз.

Карта эшчәнлеген нигезле сәбәпләр аркасында туктатырга уйласагыз, карта артында күрсәтелгән кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк. Кагыйдә буларак, контакт үзәкләре тәүлек буе эшли. Әгәр карта банкоматта калса һәм сез үз банкыгызның телефонын белмисез икән, банкоматка техник хезмәт күрсәтүче компаниягә шалтыратыгыз. Телефон номерын терминалдан карагыз.

Барлык кулланучыларны гадел цифрлы финанс хезмәтләре белән тәэмин итү Глобаль уртак якын килүне таләп итә. Цифрлы финанс хезмәтләренең тиз үзгәреп торуы һәм катлаулы характеры кулланучыларның хокукларын һәм мөмкинлекләрен яклауны җайга салуга инновацион алымнар куллану кирәклеген күрсәтә. Бөтендөнья кулланучылар оешмасы һәм кулланучылар хәрәкәте цифрлы финанс хезмәтләрен үстерү максатыннан кампанияләрне тикшереп торачак, алар инклюзив, куркынычсыз, гадел, тотрыклы булачак, һәм алар кулланучылар турындагы мәгълүматлар сакланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев