Актаныш

Казанда исерек ата-ана балаларын багажникта йөрткән

Салонда балалардан тыш, тагын биш олы кеше булган.

   

Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәткәрләре Мәүлетов урамы белән Җиңү проспекты киселешендә бер автомобильне туктаткач. коточкыч хәлгә тап булганнар. Машинаны тикшергән вакытта, исерек хәлдәге машина йөртүче ир-атның дүрт баланы автомобиль багажнигында йөртүе ачыкланган.

Салонда балалардан тыш, тагын биш олы кеше булган.  Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыхәбәр иткән.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклау өстендә эшлиләр диелә хәбәрдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: