Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда укучы кызны көчләгән ир-ат Актаныш районыннан булып чыкты (+ВИДЕО)

Казанда 11 яшьлек кыз баланы көчләгән ир-атның тоткарлануы хакында хәбәр ителгән иде. Казанда кайнар эздән 11 яшьлек укучы кыз баланы көчләүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Җинаять "Жилплощадка" микрорайонындагы Химиклар урамында кылынган, дип яза "Вечерняя Казань". Ир-ат кызны артыннан күзәтеп барган, фатирына кадәр ияреп килгән һәм кыз ишекне ачкан вакытта фатирга бәреп...

Казанда 11 яшьлек кыз баланы көчләгән ир-атның тоткарлануы хакында хәбәр ителгән иде.
Казанда кайнар эздән 11 яшьлек укучы кыз баланы көчләүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган.
Җинаять "Жилплощадка" микрорайонындагы Химиклар урамында кылынган, дип яза "Вечерняя Казань". Ир-ат кызны артыннан күзәтеп барган, фатирына кадәр ияреп килгән һәм кыз ишекне ачкан вакытта фатирга бәреп кергән. Өйдә кеше булмаудан файдаланып, әлеге адәм кызны мәсхәрә иткән.
Әлеге хәл буенча яңа мәгълүматлар пәйда булды.
Тоткарланган ир-ат 43 яшьлек Илфак Галиев, тумышы белән Актаныш районыннан булып чыкты, дип яза KZNLIVE хокук саклау органнарындагы үз чыганакларына таянып. Аның моңа кадәр шуңа охшаш җинаять кылганы өчен хөкем ителгәне булган инде. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше дәвам итә.
Җинаятьчене эзләгәндә шундый хәбәрләр таратылган иде.
ИСТОЧНИК: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/63916-kazanda-ukuchyi-kyiznyi-kөchlәgәn-ir-at-aktanyish-rayonyinnan-bulyip-chyiktyi-%20video.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/SjSwadklrAQ{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев