Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кемгә мал кирәк?

Мал урлау электән килгән җинаять төрләренең берсе. Авыл кешесе өчен малын югалту, урлаттыру яшәеш чыганагының киселешенә китерә. Авыл җирендә яшәүче күп кеше мал тота: йоны, сөте, ите, кыскасы, болар - гаиләне туендырып, нигъмәте белән сөендереп торучы. Менә шушындый бәрәкәт чыганагы кайчакта угрылар кулына да килеп керүчән. Бигрәк тә хәзерге кыйммәтчелек...

Мал урлау электән килгән җинаять төрләренең берсе. Авыл кешесе өчен малын югалту, урлаттыру яшәеш чыганагының киселешенә китерә. Авыл җирендә яшәүче күп кеше мал тота: йоны, сөте, ите, кыскасы, болар - гаиләне туендырып, нигъмәте белән сөендереп торучы. Менә шушындый бәрәкәт чыганагы кайчакта угрылар кулына да килеп керүчән. Бигрәк тә хәзерге кыйммәтчелек заманында. Кеше тир түгеп, хезмәт белән үстергән малга хаксыз рәвештә ия булырга, җиңел табыштан файдаланырга теләүчеләр җитәрлек.
Күпме генә кисәтүләргә карамастан, мал, эре терлек урлатулар һаман дәвам итә. Әлеге җинаятьләрне анализлаганда, күп очракта мал ияләренең үзләре үк гаепле булулары ачыклана. Төнгелеккә капка-сарайлар, мал тораклары бикләнми; ялан-кырларда маллар кала; кайбер хуҗалык җитәкчеләре мөлкәт саклана торган урыннарны техник яктан ныгыту турында кызыксынмыйлар да. Гәрчә андыйларга, мөлкәтегезне урлата күрмәгез, алдан чаралар күрегез, дигән кисәтү хатлары язылса да.
Фермалар ачык, каравылчы булса да, сак хезмәте сакланыш өчен җаваплы түгел, ә исем өчен генә. Төнге тикшерү вакытларында участок вәкилләре каравылчыларны көч-хәл белән йокыларыннан уяталар, я айнытырга тырышалар. Район мөлкәте турында жаваплылыкны, шәхси хужалыкларның малларын кайгыртуны инде бер полициягә генә калдыру, бәлки, дөрес тә түгелдер, бергәләп кайгыртканда гына нәтиҗәлерәк булмасмы икән?
Район хуҗалыкларыннан һәм шәхси хуҗалыклардан 2013, 2014, 2015 елда мал урлау буенча җинаятьләр турындагы мәгълүматны игътибарыгызга җиткерәбез.
2013 ел:
22 гыйнвар көнне "Таң" хужалыгының Әҗмәт авылы терлек фермасыннан ике баш бозау;
19 февраль көнне "Наратлы" хуҗалыгының Чалманарат авылы фермасыннан ике баш бозау;
26 апрельгә каршы төнне Усы авылы фермасыннан 3 баш бозау;
10 июль көнне Зөбәер авылында яшәүченең басудан 6 айлык бозавы,
12 июль көнне Чат авылы янындагы басудан 6 айлык бозау;
15 июль көнне Әтәс авылында яшәүченең яланнан 4-5 айлык бозавы;
21 июль көнне Нур Баян исемендәге хуҗалыкның Пучы фермасыннан бозау;
18 октябрь көнне Әнәк авылында яшәүченең хуҗалыгыннан ике баш тәкә югала.
2014 ел:
17 гыйнвар көнне Чирү авылында яшәүченең хуҗалыгыннан бозау;
29 майдан 30 май аралыгында Адай авылында яшәүченең хуҗалыгыннан ике баш сарык;
13 октябрьгә каршы төнне "Тамыр" хуҗалыгының Яңа Богады фермасыннан бер баш бозау югала.
2015 ел:
24 майга каршы төндә Чуракай авылында яшәүченең төнгә бәйләп
калдырган урыннан аты, Әтәс бүлекчәсе фермасыннан 6 баш терлек югала.
30 июльгә каршы төнне "Актаныш" агрофирмасының Олыимән бүлекчәсендә ферма территориясендә санау үткәргән вакытта 3-6 айлык 3 баш бозауның тулмавы ачыклана.
4 августка каршы төнне Иске Әгъбәс авылында яшәүченең хужалыгыннан, сарайдан ике баш сарык урлыйлар.
Әлеге төр җинаятьләрне кайнар эздән ачуда киртә булып, малларын югалтучыларның шул вакытта ук хәбәр итмәүләре тора. Башта үзләре эзләп карыйлар, ә бит мал урлану турында кичекмәстән полиция участок вәкиленә, кизү бүлегенә хәбәр итәргә, тикшерү-оператив төркеме килеп җиткәнче урынны, эзләрне сакларга кирәк.
Малларны саклау буенча түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәбез: хужалыкта эт булдырырга, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре малларның сакланышы буенча контрольне көчәйтергә, көндәлек исәп санын алып барырга, малның аерым билгеләрен булдырып (яше, заты, келәймә сугу, үзегезгә генә билгеле тамгалар булдыру, һ.б.), аларны истә калдырырга.
Әгәр мал урлауда катнашы булырга мөмкин кешеләр, ит җыю буенча законсыз эш итүчеләр турында хәбәрегез булса, 02, 3-04-02 телефоннары аша полиция бүлегенә хәбәр итсәгез иде. Исем-фамилиягезне күрсәтү мәҗбүри түгел, аноним рәвештә хәбәр итәргә мөмкин. Ничек кенә булса да, сезнең хәбәрегез буенча чара күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


 Кемгә мал кирәк?

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев