Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кесәңдә ни бар?

"Кастет" сүзе безнең илгә Франциядән кергән. Салкын корал төре саналучы бу предмет кайберәүләр өчен үз-үзен яклау чарасы булса, кайберәүләр өчен "егетлек" һәм батырлык билгесе булып тоела. Тик кайсы яктан гына карасаң да, кастет - ул салкын корал, һәм аның өчен җаваплылык каралган. ...Быелның 25 мартында төнге уннар тирәсендә урамнан баручы...

"Кастет" сүзе безнең илгә Франциядән кергән. Салкын корал төре саналучы бу предмет кайберәүләр өчен үз-үзен яклау чарасы булса, кайберәүләр өчен "егетлек" һәм батырлык билгесе булып тоела. Тик кайсы яктан гына карасаң да, кастет - ул салкын корал, һәм аның өчен җаваплылык каралган.
...Быелның 25 мартында төнге уннар тирәсендә урамнан баручы бер ир-егет полиция хезмәткәрләрен күрүгә, кинәт борылып, кире якка китеп бара. Шик тудырган егетне хезмәткәрләр тиз тоткарлый. Ул 1998 елгы, Актаныш районында яшәүче булып чыга. Үзеңдә нинди дә булса рөхсәт ителмәгән предметлар бармы, дигән сорауга, кесәсендә кастет барлыгын әйтә. Аны үземне яклау өчен алдым, ди. Үзе ясаган икән. Башта бу салкын коралны өендә тота, аннан соң үзе белән йөртә башлый. Тимердән эшләнгән кастет белән сукканда кешенең сәламәтлегенә авыр зыян китерергә мөмкин икәнен белә егет. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан ул яшәгән йорттан кастет ясаганда кулланылган предметлар алына.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге сорау алу төркеме җитәкчесе Вилсур Сәлахов тарафыннан әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 223 нче маддәсе 4 нче бүлеге буенча кузгатылган җинаять эше район судына юлланды. Үзенең салкын корал ясаудагы гаебен тулысынча таныган һәм үкенүче егеткә суд тарафыннан җәза буларак мәҗбүри эш билгеләнде.
Кесәңә, машинаңа нәрсәдер салганчы, җаваплылык турында онытмаска кирәк. Ау коралы йөртү өчен дә рөхсәт кәгазе генә җитми, аның да үзенең тиешле кагыйдәләре бар. Ә салкын корал төренә кергән пычак, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин башка төрле тыелган предметлар йөртү җинаять җаваплылыгына китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев