Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кеше хокукларын яклаучы вәкилгә мөрәҗәгатегез булса...

Татарстан Республикасында 2010 елның 8 июленнән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Сабурская Сәрия Харис кызы билгеләнде, 2015 елның 8 июленнән ул кабат вәкаләтле вәкил итеп ТР Дәүләт Советы тарафыннан сайланды. Татарстан Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче кеше хокукларын яклау идарәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сорау-үтенече...

Татарстан Республикасында 2010 елның 8 июленнән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Сабурская Сәрия Харис кызы билгеләнде, 2015 елның 8 июленнән ул кабат вәкаләтле вәкил итеп ТР Дәүләт Советы тарафыннан сайланды. Татарстан Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче кеше хокукларын яклау идарәсе халыкка хезмәт күрсәтә.
Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сорау-үтенече булган һәрбер гражданның мөрәҗәгать итү өчен мөмкинлеге бар. Һәр сишәмбе көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә алдан язылып килгән гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итә Сәрия Харисовна: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт, язылу өчен телефон (843) 236-41-80. Шулай ук электрон хатлар өчен адрес: tat.ombudsman@tatar.ru.
Рәсми сайтта (http://upch.tatarstan.ru/) хокукый белемне арттыру буенча үткәреләсе барлык чаралар, яңалыклар, законнар турында танышып бару мөмкинлеге тудырылган.
2016 елның 17 мартында республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил боерыгы буенча һәрбер районда кеше хокукларын яклау идарәсенең бер вәкиле янәдән билгеләнде. Актаныш муниципаль районында вәкилнең ярдәмчесе - Закирҗанова Рәмилә Илгиз кызы.
Гражданнарны кабул итү графигы һәм урыны: һәр сишәмбе 9.00-16.00 сәгатьләрдә Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт, "Игелек үзәге" бинасының 2 бүлмәсендә, телефон 3-14-11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев