Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хакимияткә ышанычны ничек яулап була?

Татарстан Республикасы Президентының 2011 елның 23 мартындагы 148 номерлы Указын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча башкарма хакимияте органнары, федераль органнарының Республика буенча территориаль органнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген белү максатыннан ел саен мониторинг үткәрелә. Бүгенге коррупциягә  каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Люция Корбанова мониторинглау буенча хисап тотты.

                  Әлегеге мониторинг Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган коррупциягә каршы сәясәтнең бер өлеше булып тора. Мониторингның төп бурычларыннан берсе - җәмгыять тормышында коррупция барлыкка килү чыганагы булырга мөмкин булган тармакларны ачыклау. Коррупциянең мөмкин булган чагылышларын бәяләү өчен дәүләт статистикасы, ведомстволар статистикасы мәгълүматлары  файдаланыла.   
               Татарстан Республикасында үткәрелә торган коррупциягә каршы сәясәтнең төп бурычларының берсе-дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең халык өчен ачык һәм аңлаешлы булуын тәэмин итү, аларның гражданлык җәмгыяте белән бәйләнешен ныгыту. 
              Социологик сораштырулар ярдәмендә өйрәнелгән халык фикере дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә. 2021 елда онлайн-режимда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән халыкның канәгать булу дәрәҗәсе турында сораштыру үткәрелгән. Сораштыруда Татарстан Республикасының 7,3 мең кешесе катнашкан.
            Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча һәр икенче респондент (50,1%) дәүләт хезмәткәре һөнәрен дәрәҗәле дип саный икән. Респондентларның 46% ы дәрәҗәле һөнәрләр категориясенә муниципаль хезмәткәр һөнәрен дэ кертә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча җәмгыятьтә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсе артуы күренә.
   

             Муниципаль хезмәткәрләр эшендәге җитешсезлекләр арасында респондентларның 20,9% ы – «профессиональ компетентсызлык», 19,4% ы – «бюрократизм», 13,7% ы - «вәкаләтләрне арттыру» дип билгеләп үтә.
Слайд 4.  Мәгариф өлкәсе җәмгыять үсешендә зур роль уйный, шуңа күрә әлеге өлкәдә коррупциядән башка шартлар тудыру – өстенлекле булып тора. 
2021 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек итү департаментына 1 041 мөрәҗәгать кергән, шулардан 155 мөрәҗәгать (14,9%) – коррупция юнәлешендәге шикаятьләр. Департаментка  гражданнардан килгән һәр дүртенче мөрәҗәгать-мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә карата шикаять. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 27% ы законнарны бозу белән бәйле. Һәр дүртенче мөрәҗәгать хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану турында. Торле максатларга акча җыюга карата шикаятьләр барлык мөрәҗәгатьләрнең 24,5% ын алып тора.

                    2021 елда, Балтач, Зәй, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Теләче районнарыннан тыш, барлык муниципаль районнардан да  Департаментка шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткәннәр. Коррупцияга кагылышлы мөрәҗәгатьләр 21 муниципаль районнан килгән. Актаныш районыннан да барлыгы 8 мөрәҗәгать җибәрелгән, шунын 2 се коррупция белән бәйле.  

Сэламэтлек саклау
Слайд 7 2021 елда «Халык контроле» системасында «Сәламәтлек саклау " категориясендә 3 085 мөрәҗәгать басылып чыккан, ул сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт күрсәткәндәге хокук бозулар турында мәгълүматны үз эченә ала.  Шулай ук 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иминләштерүче медицина оешмалары тарафыннан 638 мөрәҗәгать каралган, шуларның 446сы-нигезле дип табылган. 
33 районынң медицина учреждениеләре хезмәткәрләре эшчәнлегенә карата мөрәҗәгатьләр  кергән, шуларның 17 нигезле дигән статус алган. Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Әтнә, Кайбыч, Кама Тамагы, Мөслим, Яңа Чишмә, Спас, Тәтеш, Теләче муниципаль районнарында медицина оешмаларына карата шикаятьләр кермәгән.
      Мәҗбүри иминиятләштерү программалары буенча күрсәтелгән медицина ярдәме өчен акча алу фактлары күзәтелгән медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә карата 9 районнан килгән 16 мөрәҗәгать каралган (Актаныш районы буенча мондый фактлар -юк).             

   
           2021 елда «Халык контроле» системасында «торак-коммуналь хуҗалык» категориясендә 4 496 мөрәҗәгать бастырылган. "Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупция" категориясендә 5 мөрәҗәгать бастырылган.
Дәүләт торак инспекциясе адресына 2021 елда 16 478 мөрәҗәгать кергән, бу 2020 елга караганда 14,3% ка артык. 
            Мөрәҗәгатьләрнең тематикасы төрле, әмма республикада яшәүчеләр ешрак гомумйорт милкен карап тоту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Һәр дүртенче карап тикшерелгән мәсьәлә - торак хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты турында. 
 
         2021 елда тулаем республика буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына 108 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, коррупцион хокук бозулар фактлары турында 80 мөрәҗәгать. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе «территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә коррупция»категориясендә теркәлгән (42). Шулай ук «Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә коррупция», «мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә коррупция», «җир белән алыш-бирешләр өлкәсендә коррупция» категорияләрендәге мөрәҗәгатьләр арткан. 
Иң күп мөрәҗәгать Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләрдән, безнең районнан мөрәҗәгать итүчеләр юк.

 

           ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елда коррупцион юнәлештәге җинаятьләр саны 741 не тәшкил иткән. Ачыкланган җинаятьләр арасында -328 ришвәтчелек, 71 - хезмәт ялганы (служебный подлог), 49 вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру һәм 33 - хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануның очраклары.
 

          Әгерҗе, Аксубай, Әлки, Әтнә, Спас, Лаеш, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында коррупция юнәлешендәге вазифаи җинаятьләр ачыкланмаган.
 

          2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында коррупцион юнәлештәге җинаятьләр буенча 1 211 җинаять эше кузгатылган. Аларның 880е РФ ҖК 285-293 ст. буенча. 
            Хисап елында 29 муниципаль районнан 239 граждан җинаять җаваплылыгына тартылган.  

           Соңгы өч ел дәвамында алты муниципаль районда (Аксубай, Әлки, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Спас) коррупцион җинаять кылган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган гражданнар юк. 
 
          2021 елда Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә гражданнардан коррупция фактлары турында мәгълүмат булган 37 мөрәҗәгать керде, бу 2020 елга караганда 7,5% ка кимрәк. 

 

            Коррупция буенча мөрәҗәгатьләр кубесенчә җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары буенча кергән.
          Хисап чорында Яшел Үзән муниципаль районында яшәүчеләрдән коррупцион характердагы 7 мөрәҗәгать, Чаллы шәһәренең вазифаи затларына коррупция фактлары турында мәгълүмат үз эченә алган 4 мөрәҗәгать, Казан шәһәре һәм Әлки муниципаль районыннан – 3әр, Аксубай, Актаныш, Әлмәт муниципаль берәмлекләреннән-2әр мөрәҗәгать кергән.

           ТР Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, 2021 елда республика буенча тулаем алганда, муниципаль хезмәт турындагы законнарны бозуның 1223 очрагы ачыкланган, бу узган ел күрсәткечләреннән түбәнрәк.

           Хисап чорында 27 муниципаль берәмлектә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда муниципаль хезмәт турындагы законнарны бозу очраклары кимегән.
 

               Дәүләт һәм муниципаль органнарның кадрлар хезмәтләре бүлекчәләре тарафыннан коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча нәтиҗәле һәм җайга салынган эш алып барыла.
 

                 Бу юнәлештә эшне тормышка ашыруның мөһим өлеше булып профилактик әңгәмәләр тора, алар үз эченә коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча хезмәткәрләрне укыту,  консультация бирү, шулай ук тыюлар, чикләүләр, хезмәт тәртибенә карата таләпләрнең үтәлеше турында мәгълүмат бирүне ала. 
 

          Хакимият органнарында профилактик әңгәмәләр даими характерда булырга тиеш. Дәүләт яки муниципаль хезмәткә беренче тапкыр килгән гражданнар белән әңгәмәләр үткәрү мәҗбүри булып тора.
 

          " 2015-2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы үтәлешен бәяләүнен бер индикаторы булып, квалификация күтәрүне узган дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләрнең өлеше тора. Ел саен бу сан 33 % тан да ким булмаска тиеш. Әлеге индикаторны үтәү, ягъни муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүне үзәкләштерелгән тәртиптә тәэмин итү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Департаментына йөкләнгән. Ул Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында гамәлгә ашырыла.
          2021 елда Татарстан Республикасының 6 839 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре белем алган, аларның 56,5% – муниципаль хезмәткәрләр, 43,5% – дәүләт хезмәткәрләре. Коррупцияне профилактикалау буенча уку сәгатьләре булган тыңлаучылар – 1 626 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәр, коррупцияне профилактикалау темалары буенча -163 хезмәткәр укыган.

 

              Хезмәткәрләрне укыту һәм квалификацияләрен күтәрү системасы дәүләт һәм муниципаль хезмәттә коррупциягә  каршы көрәшнең профилактик инструменты булып тора.
             Шулай ук коррупцияне профилактикалау коралы булып дәүләт хезмәткәренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү тора.
                 2021 елда хакимият органнарында кадрлар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы 2 178 гражданның,  муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә дәгъва кылучы 1 692 гражданның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат анализланды.
               Хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссияләр тарафыннан 496 хокук бозу очрагы табылган. Комиссия утырышлары нәтиҗәләре буенча 49 дәүләт һәм 339 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган.  
 Татарстан Республикасы Хисап палатасының төп бурычларыннан берсе булып, дәүләт контролен гамәлгә ашырып, бюджет формалаштыру һәм үтәлеше турында объектив һәм бәйсез мәгълүмат бирү тора. 
                   2021 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан 45 тикшерү чарасы үткәрелгән, алар барышында 3 427, 5 млн.сумлык 587 закон бозу очрагы ачыкланган
                Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә закон бозулар 17,4% тәшкил итә, контракт системасы әлкәсендә закон бозу өлеше 12,9% тәшкил итә. Шулай ук дәүләт заказчылары тарафыннан төзелеш объектларында бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалану кагыйдәләрен бозу очраклары  да ачыкланган. 
             Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча 2021 елда 26 административ эш кузгатылган.

               «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елда республика территориясендә коррупциягә каршы юнәлештәге 4 020 материал чыккан, бу 2020 елга караганда 62,7% ка артыграк.   
               2021 елда мәгълүмати агентлыклар һәм интернет-басмалар битләрендә коррупциягә каршы юнәлештәге 1 937 материал урнаштырылган, шуларның 95,3% ы-Республика интернет – басмалары тарафыннан, 4,7% ы-федераль мәгълүмат агентлыклары тарафыннан әзерләнгән. 
2019-2021 елларда коррупциягә каршы юнәлештәге материалларны ешрак "Бизнес-онлайн» “Реальное время” мәгълүмат агентлыклары бастырып чыгарган.
              Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча, һәр өченче респондент җирле мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы тематика буенча мәгълүмат җитәрлек дип күрсәткән. Әмма материалларның шактый күләмдә булуына карамастан, чыгарыла торган материалларның сыйфаты һәм эчтәлеге дә  мөһим роль уйнавын  истән чыгармаска кирәк.
             2021 елда дәүләт хакимияте органнарының гомумроссия (төбәк) массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми вәкилләренең коррупциягә каршы юнәлештәге 396 чыгышы һәм муниципаль берәмлекләр органнарының 519 чыгышы теркәлгән. 
                  Хисап чорында башкарма хакимият органнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан 4 107 мең дәүләт хезмәткәренә, 6 108 муниципаль хезмәткәргә  консультация үткәрелгән. 
               2021 елда министрлыкларда һәм ведомстволарда хезмәткәрләр тарафыннан коррупциягә каршы тематика буенча 53 төрле белешмәлек, методик кулланмалар әзерләнгән. Җирле үзидарә органнары арасында шундый ук эш 36 муниципаль берәмлектә башкарылган, анда 118 материал чыгарылган. 
Гамәлдәге дәүләт программасы нигезендә, коррупциягә каршы пропагандада үсеп килүче яшь буын арасында коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәт таратуга зур урын бирелә. 2021 ел йомгаклары буенча барлык муниципаль районнарда да коррупциягә каршы дөньякүләм карашны формалаштыру максатларында үсеп килүче буын белән коррупциягә каршы чаралар даими үткәрелгән.
             2021 елда үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы хакимияте органнары тарафыннан башкарыла торган коррупциягә каршы тору эше гражданнар тарафыннан күбесенчә уңай бәяләнә (81,6%).
       Эшчәнлектә законнарның өстенлек итүе – коррупцияне профилактикалауның төп элементы. Муниципаль хезмәткәрләр, бигрәк тә депутатлар, халык сайлаучылары, үз-үзләрен дөрес тоту үрнәге булырга тиеш. Хакимияткә ышанычны шулай гына яулап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев