Актаныш

Хөкем карары чыкты: Райондашыбыз ел ярым машина руле артына утыра алмаячак

16 декабрьдә гражданин Рәшит Гафуровка карата РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Р.Р. Гафуров административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Хөкем карары  моның белән генә тәмамланмый. Рәшит Гафуров 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәзага тартылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: