Актаныш

ХӨКЕМ КАРАРЫ ЧЫКТЫ: Актаныш районы гражданы машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калды

1 октябрь көнне Актаныш районы гражданы Шәрипҗанов Нияз Илфак улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Н.И. Шәрипҗанов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елда 6 (алты) айга мәхрүм ителде, аңа карата 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: