Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

ХӘРБИ ХЕЗМӘТТӘН КАЧЫП КАЛЫП БУЛАМЫ: Бүген район җитәкчелеге рейдка чыкты

1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр көзге чакырылыш компаниясе дәвам итә.

Райондагы 20 егет өчен әти-әниләре озату кичәләре оештырып, изге теләкләр теләп армия сафларына җибәрде инде. Ә 30 егетебез теге яки бу сәбәп белән хәрби комиссариат юллаган чакыру кәгазьләренә җавап бирмәгән. 
 
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Марат Хуҗиев, хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов Актаныш авылында хәрби хезмәткә алынырга тиеш булып та җавап бирмәгән, армиядән качып йөрүчеләр белән сөйләшү, аңлашу максатыннан рейдка чыкты. 
Берничә ата-ана балаларының өйгә кайтканы булмавын, шуның өчен чакыруны тапшыра алмавын әйтте. Кайбер йортның ишекләре бикле, эчтә ут янса да ачучы юк. 
Бер ата-ана улына күп тапкырлар операция ясалып,армиягә барырга яраксызлыгын әйтте. Бер әти кеше “Улым армиягә барам дип, горурланып, әзерләнеп йөрде, әмма ул чакта аңа чакыру килмәде. Хәзер өйгә кайта алганы юк. Чөнки шәһәрдә, шимбә,якшәмбесез шәхси эшмәкәрдә эшли. Чакыру килүе турында шалтыратып әйтермен”,- дип җитәкчеләрне озатып калды. 
Хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов 18-27 яшьлек,армиядә булмаган, «отстрочкасыз» егетләрне хәрби комиссариатка, 19 ноябрь көнне медицина тикшерүе үтәргә чакырды: 
 
- Минем тарафтан бүген бер егеткә карата административ эш кузгатылды һәм 3 армиядән качып йөрүчегә карата җинаять җаваплылыгына тарту өчен эш прокуратурага кертелде. 6 егеткә карата эш ачылып янә прокуратурага юлланачак. 
 
Мондый хәл әлегә кадәр күпләп күзәтелмәгән, шулайда 2019 елда һәм 2020 елда берәр очрак булган һәм 2021 елда штрафка тартылганнар. Штраф күләме- 10 мең сумнан 200 мең сумгача. Штраф түләп 1 ел үткәннән соң хәрби хезмәткә китәргә туры киләчәк : армиягә бару үз көчендә кала. 
 
Ленар Әхмәтҗанов хәрби комиссар булып 7 ел эшли. Бу чорда Актаныш егетләренең солдат булуның тәмен дә, ямен дә тоеп хезмәт итүләрен, алар турында яхшы хәбәрләр генә килүен хәтерли. Моннан соң да шулай булуына ышана Ленар Сәмигулла улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев