Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

КИЧӘ ТИЕШСЕЗ УРЫННАН УРАМНЫ АРКЫЛЫ ЧЫККАН БАЛАНЫ МАШИНА БӘРДЕРДЕ: Бүген ЮХИДИ рейдка чыкты

Бездә нәрсәдер булганнан соң гына дөнья хәрәкәткә килә. Кичә Ленин проспектыннан тиешсез урында велосипед белән юлны аркылы чыккан баланы машина бәрдерүе турында хәбәр иткән идек. Бүген юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкны көйләүче закон тарафдарлары -район ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре рейдка чыкты. Рейдның максаты- велосипед, скутерларда, электросамокатларда йөрүчеләргә аңлату эшләре алып бару. Алдагы хәбәр ЮХИДИ инспекциясеннән.

Районыбыз юлларында скутер һәм мопедларда,электросамокатларда йөрүче балалар күбәйде. Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аларны кисәтү максатыннан рейдлар уздыра. Рейд барышында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозган берничә яшүсмерне тоткарлады. Аларга аңлату эшләре уздырды.
Хөрмәтле әти- әниләр, балаларның иминлеге өчен сез җаваплы. Балаларның гомерен куркыныч астына куймасак иде, дип искәртә ЮХИДИ инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев