Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

КӘКРЕ КАЕНГА ТЕРӘТҮ МИСАЛЫ: Райондашыбыз һаман дәвалый торган амулет көтә

Шушы көннәрдә генә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә пенсия яшендәге кешеләргә үзләрен пенсия фондыннан дип таныштырып, пенсиягезгә өстәмә түләүләр тиеш, дип шалтыратучылар турында хәбәр кергән. Өстәмә түләүне бары тик банк картасына гына күчерә алабыз, дип, алар бу өлкәннәргә банк карталарын алып, банкоматтан билгеле саннар җыелмасын җыярга кушалар. Шул рәвешле, бу...

Шушы көннәрдә генә Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә пенсия яшендәге кешеләргә үзләрен пенсия фондыннан дип таныштырып, пенсиягезгә өстәмә түләүләр тиеш, дип шалтыратучылар турында хәбәр кергән. Өстәмә түләүне бары тик банк картасына гына күчерә алабыз, дип, алар бу өлкәннәргә банк карталарын алып, банкоматтан билгеле саннар җыелмасын җыярга кушалар. Шул рәвешле, бу пенсионерларның карталарындагы бар акча җайлы гына кырыкалдарлар кесәсенә күчә.
... Үзен иминиятләштерү агенты дип таныштырып, Казан шәһәрендә берәү өлкән яшьтәге кешенең йортына үтә. Тиздән акча алмашына, акчаларыгызны яңага алыштырам дип, йортта күпме акча бар - барысын кибеттә сатыла торган уенчык акчага (аңа "банк приколов" дип язылган) алыштыра.
...Чаллы шәһәрендә билгесез кеше өлкән яшьтәге гражданга мөрәҗәгать итә. Танышыма операция ясыйлар, тиз арада акча кирәк, ди. Әгәр хәзер акча бирсәгез, иртәгә икеләтә кайтарам, дип вәгъдә бирә. Зыян күрүче әллә чынлап кызгана, әллә акчаның икеләтә артып кайтасына өмет итә,шактый гына күләмдә акча бирә. Вакыт лар үткәч кенә алданганын аңлый.
...Телефонга банк картасының ябылуы, кулланып булмавы, ягъни блокировкалануы турында хәбәр килә. Шунда ук телефон номеры күрсәтелгән. Зыян күрүче, ике дә уйлап тормыйча, шул номерга шалтырата. Әңгәмәдәше үзен банкта эшләүче дип таныштыра. Тиз арада банкоматка барып, үзе әйтеп торган саннарны җыярга куша. Кушканнарны җиренә җиткерүгә, зыян күрүченең телефонына исәп-хисап счетыннан акчасы күчерелүе турында банктан хәбәр килә.
...Казан шәһәренең бер офисында билгесез кеше башка кеше паспорты белән кредит ала.
...Интернет сәхифәләрендә сату-алу турындагы игъланнар сайты күпләргә таныш. Чаллыдан 35 яшьлек ир-егет түләүсез игъланнар сайтыннан автомашина сатылу турында мәгълүмат таба. "Сатучыга" шалтырата. Анысы автомобиль өчен алдан 120 мең сум акча күчерергә кирәклеген әйтә. Акча күчә, "сатучы" исә бу сайттан шундук юкка чыга.
...Телевизон каналдагы тапшыру счетына райондашыбыз зур күләмдә акча күчерә. Чирләрне дәвалый торган амулетка заказ бирә ул. Тик бүгенге көнгә кадәр талисман юк.
Алда китерелгән мошенниклык мисаллары сезнең белән дә, хөрмәтле райондашлар, килеп чыкмасын өчен, мөлкәтегез иминлеген тәэмин итүче гади генә киңәшләрне янә кабатлыйбыз:
- йорт, фатир ишекләрен бикле тотыгыз. Таныш түгел кешене кертергә ашыкмагыз. Үзләрен Игелек үзәге, пенсия фонды, райгаз, иминият агенты я башка хезмәтләрдән дип таныштыручыларның, ишектән үткәрмичә генә исем-фамилиясен, нинди максат белән килүен белешегез, оешмаларына шалтыратып ачыклагыз, балаларыгыз яки танышларыгызга, күршеләрегезгә йортыгызга килгән кешеләр хакында әйтеп куегыз.
-Телефоныгызга банк исеменнән дип, смс-хәбәр килә икән, банк хезмәткәрләре белән элемтәгә керегез. Банк хезмәткәрләре беркайчан да сезнең картаның яшерен кодын белү белән шөгыльләнмиләр һәм акча күчерүне сорамыйлар.
-Пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә кереп, акча алмаштыру белән шөгыльләнмиләр.
Шәхси документыгыга җаваплы карагыз, кемгәдер биреп тору, кайдадыр онытып калдыруның ахыры аяныч булмасын.
- Интернетка куелган һәр игълан дөрестер дип ышану - беркатлылык. Һәр ялтыраган алтын түгел, һәр игълан чын түгел. Нәрсә дә булса сатып алу зарурлыгы туса, сатучы белән күрешергә, товарның барлыгын үз күзләрең белән күреп ышанырга кирәк.
- Авария ясадым, һәлакәткә юлыктым, дип, улы, туганы, кияве исеменнән шалтыратсалар, иң элек, чынлап та шундый хәл булганмы-юкмы икәнен туганыгызга, полициягә шалтыратып белешегез.
Төрле журналларда "Сез акча оттыгыз", "Машина оттыгыз", "Әгәр наклейкадагы сан туры килә икән, отыш сезнеке" дип, бик нык кызыктыра торган реклама-игъланнар бар. Шул номерга шалтыратырга гына яки, интернетта теркәлү үтәргә кушалар.
Инде санап үтелгән мисаллардан соң да акчага кагылышлы шикле мәсьәләләр белән бәйләнешкә керүче булырмы икән?
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев