Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Коронавирус турында фейкалар өчен Амур өлкәсендә яшәүче бер хатын хөкем ителәчәк

Ул ханым интернет аша төбәк территориясендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан.

Коронавирус турында фейклар өчен Приамурьяда яшәүче бер хатын хөкем ителәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

 

Приамурьеда коронавирус  белән чирләүчеләр турында фейк-хәбәрләрне Амур өлкәсе полицейскийлары интернет челтәрен мониторинглаган вакытта күреп алалар. Аларның авторын тиз ачыклыйлар – Свободный шәһәрендә яшәүче хатын-кыз булып чыга ул. 

 

Шикләнелүчегә  карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Хәзер бу хатын-кызга 30дән 100 мең сум штраф яный.

 

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең Амур өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Ольга Курганова әйтүенчә төбәктә респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны иң чик күрсәткечләрдән түбәнрәк, һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев